ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта катнашучылар Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү темасына фикер алыштылар.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов «Татэнергосбыт» АҖ филиалы-Кама бүлекчәсе һәм “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ Түбән Кама офисы вәкилләре катнашында агент килешүләрен үтәүдә “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек мәсьәләләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә 2018 елның 1 декабреннән Зәй “Бердәм исәп-хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖнең халыкка хезмәт күрсәтү участогы эш структурасындагы үзгәрешләр каралды. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясау, социаль яклауга, торак фондын мониторинглауның дәүләти мәгълүмат системасына, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына мәгълүмат урнаштыру, конвертсыз почта кәгазьләрен әзерләү, гражданнарга түләү документларын тапшыру функцияләре “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ Түбән Кама офисына күчерелә. Киңәшмәдә катнашучылар Түбән Кама офисы хезмәткәрләре белән таныштылар. “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ Түбән Кама офисы, «Зәй» “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ халыкка хезмәт күрсәтү участогы җитәкчеләре Наилә Насретдинова, Алинә Салашева принципаллар сорауларына җаваплар бирделәр. Киңәшмәгә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов йомгак ясады.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан үткәрелә торган пенсия яшен арттыру һәм хезмәт законнарында каралган чараларны үтәүне тәэмин итү буенча кабул ителгән карарларны үтәү, гражданнарның яшенә бәйсез рәвештә хезмәт хокукларын һәм ирекләрен чикләүгә, шулай ук пенсия алды яшендәге гражданнарны эш белән тәэмин итүне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында Зәй муниципаль районы предприятиеләрендә күчмә очрашулар уза.
Бүген Зәй муниципаль районы агрофирмалары басулардан шикәр чөгендере ташуны тәмамладылар. Шикәр заводы быелгы сезонда барлыгы 1 112 000 тонна татлы тамыр кабул иткән, шуның 364 000 тоннасын Зәй районы агрофирмалары тапшырган.

6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
6 декабрь көнне “Энергетик” мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде һәм биш дистәгә якын кешене җыйды.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов «Яшьлек " боз сараенда 2018 елга йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасына әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Күчмә киңәшмәдә район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Чараны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.
5 декабрь көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында II-VI яшь баскычлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 командасы катнашты. II баскычтан алып VI баскычка кадәр 80 укучы 5 төр буенча нормативлар тапшырды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” укучылары яулады, 2 урынга 6 нчы урта мәктәп, 3 урынга 4нче мәктәп командасы чыкты.
Төп мәйданчыклар белән эшләү, белем бирү оешмалары эшчәнлеген өйрәнү һәм идарә итү буенча нәтиҗәле белем бирү практикаларын тарату максатында 2018 елның 4 декабрендә Бухарай төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Зәй муниципаль районының белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен " Авыл җирлеге шартларында мәктәптә өстәмә белем бирү бурычлары, проблемалары һәм перспективалары» темасы буенча семинар-практикум узды.

Бүген, 5 декабрь көнне, Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме безнең районда Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 2011 нче елда оеша. Волонтерлар аз керемле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Халыкара волонтерлар көне уңаеннан гаилә һәм балалар белән эшләү, Яшьләр белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә игелекле чара оештырдылар, волонтер - Кыш бабай һәркемгә татлы тәм - том таратты. Бәйрәм уңаеннан - волонтер, ягъни «үз теләге белән ярдәм итүче»ләрнең күңелләрен күрү өчен “Космос” яшьләр үзәгендә фильм күрсәтелде.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе
5нче декабрь көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә һәм "Шатлык" балалар бакчасында I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте. Әлеге чараны уздыруның максаты булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International