ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе
12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне суд приставлары, адвокат, нотариуслардан тыш, пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре дә консультация бирәчәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Зәй шәһәре, Ленин урамы, 2А йорт ("Бердәм РОССИЯ"партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты. Белешмәләр өчен тел.: 8(85558) 7-30-94.
Бүген Зәй шәһәренең сәламәтлекләре чикле балалар өчен 9 нчы номерлы мәктәбендә “Минем хыялдагы һөнәр” дип аталган рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Аны халык мәшгульлеге үзәге «PROFF-навигатор» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырган иде.
Ветераннарны аларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау районда күркәм традициягә әверелде. Бүген тыл һәм хезмәт ветераны Елизавета Ивановна Медведевага 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Разиф Кәримов та котлады. "95 яшьлек юбилеегыз уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез! Сезгә – искиткеч кешегә – күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең тормыш юлы-үз халкыңа фидакарь хезмәт итү, кешеләргә файда китерү, Ватан хакына игелекле эшләр кылу үрнәге. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәвегезне, иртәгесе көнгә ышаныч һәм озын гомер телим!"- диде Разиф Кәримов.
2004 елдан башлап, 9 нчы декабрьдә дөньяда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә мөһим сәяси очрашулар һәм акцияләр үткәрелә, халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрелә. 2018 елның 23 ноябреннән 21 декабренә кадәр Зәй муниципаль районы башлыгы боерыгы белән расланган план нигезендә районда мәгариф оешмаларында, көллияттә, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, яшьләр эшләре идарәсендә, оешмаларда һәм предприятиеләрдә җәмәгатьчелек вәкилләре, депутатлар, хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашында күп төрле чаралар үтә.
6-9 декабрь көннәрендә Биектау районында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге үтте. Анда Зәй спортчылары тренер-укытучы Салихов Р. Ф. җитәкчелегендә түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Романова Ольга 2 урын, Сәхәбиев Альберт шулай ук 2 урын алды.
7-9 декабрьдә Казан шәһәрендә көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Биредә Сәлахов Радик көмеш призер,ә Кәлимуллин Ренас кискен көрәштә Россия чемпионы булды.
6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында шахмат, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Зәй муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре командасы киеренке көрәштә спорт төрләре буенча түбәндәге урыннарны яуладылар: шахмат буенча 2 урын, йөзү буенча 4 урын, өстәл теннисы буенча 6 урын, җиңел атлетика буенча 3 урын. Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй муниципаль районы командасы 3 нче урынны яулады.

8
декабрь, 2018 ел
шимбә

Инвалидлар декадасы кысаларында, 2018 елның 7 декабрендә үсеше һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Яшьлек " боз сарае үз ишекләрен ачты. Күңелле уен программасы «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре һәм физик культура һәм спорт идарә вәкилләре белән берлектә оештырылды.

Бүген районның Икътисади совет әгъзалары «ЖилЭнергоСервис-Зәй»ҖЧҖнең 2018 елның 10 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга аның перспектив планнары белән таныштылар. Доклад белән предприятие директоры Георгий Тихонов чыгыш ясады. «ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ предприятиесе 2004 елның сентябреннән Зәй шәһәре һәм Зәй районының күпфатирлы торак йортларында гомуми мәйданы 611,6 мең квадрат метр булган йорт эчендәге электр челтәрләренә техник хезмәт күрсәтүне башкара. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: торак йортларны электр белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау, физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү, районда урамнарны яктыртуны даими тәэмин итү, электр энергиясен исәпкә алу приборларына техник хезмәт күрсәтү һәм башкалар. 2008 елдан «ЖилЭнергоСервис» компанияләр төркеме тарафыннан «Якты подъезд» программасы этаплап тормышка ашырыла, гомуми файдаланудагы урыннарны яктырту буенча шактый эш башкарылган: 2008 елның декабрендә «Якты подъезд " программасы, 2012 елда энергияне саклый торган лампаларны оптик-аккустик датчиклар белән урнаштыру программасы тәмамланды. 2014 елдан " ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ күп катлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында светодиод яктырткычлар кую эшенә кереште һәм бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Программа эшли башлаган көнннән, 907 светодиод яктырткыч урнаштырылган, бүгенге көндә эш башкару 16% тәшкил итә. 2010 елдан 2018 елга кадәр " ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ 28 торак йортта электр челтәрләренә капиталь ремонт ясады. Предприятие буенча уртача хезмәт хакы 27 064 сум тәшкил итә. Электромонтерларның уртача хезмәт хакы-27 428 сум. Докладны тыңлаганнан соң, Икътисади совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.


7
декабрь, 2018 ел
җомга
Бүген Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә эшсез инвалидлар өчен “Үзеңә ышаныч – уңышка юл” дип аталган мотивацияләүче тренинг узды. Анда шулай ук “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Юлия Верхотурцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International