Зәйдә рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне ачыкладылар

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе
Бүген Зәй шәһәренең сәламәтлекләре чикле балалар өчен 9 нчы номерлы мәктәбендә “Минем хыялдагы һөнәр” дип аталган рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Аны халык мәшгульлеге үзәге «PROFF-навигатор» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырган иде. Иҗади ярыш профессия сайлау мәсьәләсенә яшь рәссамнарның игътибарын җәлеп итү максатыннан уздырылды һәм коррекция мәктәбендә укучылар арасында үтте. Жюри утыздан артык эш бәяләде. Үз рәсемнәрендә укучылар пешекче, табиб, полиция хезмәткәре, янгын сүндерүче һәм хәтта китап кибетендә сатучы һөнәрләрен күрсәткән. “Сезнең яшьтә безнең алда да киләчәктә кем булырга дигән сорау тора иде. Шулай ук күптөрле һөнәрләрне барлап чыктык. Дөрес һөнәр сайлау - бик катлаулы һәм җаваплы адым. Сезнең рәсемнәрдә әлеге мәсьәләнең тирәнлеген аңлавыгызны күрәбез”, - дип белдерде Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында. “Барлык эшләр дә бүләккә лаек. Безгә, жюри әгъзаларына, җиңүчене ачыклау җиңелдән бирелмәде”, - диде профессиональ юнәлеш буенча белгеч Эльвира Степанова. Конкурс комиссиясе тарафыннан 21 җиңүче ачыкланды. Аларга диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International