Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов юбилярны котлады
2018 елның 10 декабре, дүшәмбе
Ветераннарны аларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау районда күркәм традициягә әверелде. Бүген тыл һәм хезмәт ветераны Елизавета Ивановна Медведевага 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Разиф Кәримов та котлады. "95 яшьлек юбилеегыз уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез! Сезгә – искиткеч кешегә – күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең тормыш юлы-үз халкыңа фидакарь хезмәт итү, кешеләргә файда китерү, Ватан хакына игелекле эшләр кылу үрнәге. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәвегезне, иртәгесе көнгә ышаныч һәм озын гомер телим!"- диде Разиф Кәримов. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Елизавета Ивановна 1923 елның 10 декабрендә Зәйдә туган, күп балалы гаиләдә үскән, сугыш елларында балалар йортында эшләгән. 1946 елда «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен " медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң Елизавета Медведева Алабуга педагогия училищесын тәмамлый, туган шәһәренә әйләнеп кайтып, бөтен гомерен яраткан тәрбияче һөнәренә багышлый. Күп тапкырлар намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ире Анатолий Николаевич белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Елизавета Ивановна оныклары, оныкчыклары өчен искиткеч кайгыртучан әби. Олы яшьтә булуына карамастан, әлегә кадәр бакчада яшелчә һәм чәчәкләр үстерә, тәмле пироглар пешерә, китаплар укый.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз