Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” Федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров сөйләде.Институт 2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Максат – авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үзебездә чыгарылган сыйфатлы бәрәңге сортлары белән тәэмин итү һәм бәрәңгечелекнең импорт орлыгы материалына бәйлелеген киметү. Соңгы 10 елда бәрәңгенең вирусларга чыдам 6 сорты чыгарылды. Ел саен Россия селекциясенең 70 сорты экологик-географик сынау уза. Анализдан күренгәнчә, бәрәңгенең яңа сортлары югары уңдырышлылыгы һәм крахмалның күп булуы белән аерыла. Әлеге тема белән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынды. Ул нотыкчыдан сыйфаты буенча бәрәңгенең легендар Лорх сортына каршы куярлык сортлар бармы-юкмы икәнен сорашты. Марсель Таһиров әйтүенчә, бәрәңгенең Татарстанда чыгарылган яңа Танго сорты берничә күрсәткеч буенча легендар сортны узып китә: югары уңдырышлылыгы белән - 335ц/га, крахмалның күп булуы белән - 15%тан 23%ка кадәр һәм үсемлек аксымы күләме белән - 3%ка кадәр.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, агрофирма директорлары, зооветеринария белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булдылар. Анда катнашучылар терлекләрне кышлатуның барышы, терлекчелек тармагында технологик процессларның үтәлеше белән таныштылар. Шулай ук, урыннарда узган атнага йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар куелды. Эш график нигезендә, «Нива» ҖЧҖеннән башланды. Аннары чарада катнашучылар «Восток» АФ ҖЧҖе «Үрнәк» бүлекчәсенең «Сарсаз-Баграж» сөт- товарчылык комплексында булдылар, остаханәне карадылар, авыл-хуҗалыгы машиналары һәм тракторларын ремонтлау барышы белән таныштылар. Район башлыгы Р. Г. Кәримов механизаторлар белән әңгәмә үткәрде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук, район башлыгы техникаларны ремонтлау темпларын тизләтергә һәм аны сыйфатлы итеп башкарырга күрсәтмә бирде. «Восток» АФ ҖЧҖе “Игенче” бүлекчәсенең Дурт-Мунча товар-сөтчелек комплексында, "Тукай" бүлекчәсе «Куш-Елга " товар-сөтчелек комплексында бозауларны һәм савым сыерларын карап тоту һәм ашату белән таныштылар. Аннан соң «Ялкын» бүлекчәсенең «Бура-Киртә» товар-сөтчелек комплексында һәм “Әхмәт” товар –сөтчелек фермасында, «Зәй» АФ ҖЧҖнең "Нур» бүлекчәсенең “Аксар" һәм “Шепкә”товар-сөтчелек фермаларында терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар.Тикшерү «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖе терлекчелек объектларына бару белән тәмамланды. Моңа Поручик авылындагы «Заман» симертү комплексы, «Родина» бүлекчәсендәге «Чыбыклы» сөт комплексы, «Сәвәләй» товар-сөтчелек фермалары керә. Терлекчелек объектларына килгәндә, терлекләрне ашату, тоту технологияләрен үтәүгә, көнлек режимны саклауга, бозаулар санын саклап калуны тәэмин итүгә һәм башка мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде. Район башлыгы Р. Г. Кәримов, эшне дөрес оештырып, технологияләрне төгәл үтәгәндә, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы хакында, тагын бер кат искәртте. Төп эш терлекләрнең продуктлылыгын арттыруга юнәлдерелергә тиеш, -дип билгеләп үтте.