Зәйдә шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләрнең 2018 ел нәтиҗәләре буенча чираттагы җыелышы узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Зәй шәһәренең 7нче урта мәктәбендә муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында Воздвиженка, 35 нче квартал, Зәй шәһәренең Карамалы торак пунктларындагы 2018 ел эш нәтиҗәләре буенча халык җыелышы булды. Зәй шәһәренең 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән район башлыгы Р. Г. Кәримов таныштырды. Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов 2018 елда шәһәрне (ишегалды территорияләрен) төзекләндерү һәм үстерү эшләре турында сөйләде. Микрорайондагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Г. Г. Абрамов аңлатты."2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында «Татарстан Республикасы Законына кушымтага үзгәрешләр кертү һәм һөнәри эшчәнлеккә салым” турында район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе М. М. Хәбибуллин сөйләде. Шулай ук җыелышның көн тәртибенә 2018 елда «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган эшләр, цифрлы телевидениегә күчү, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чаралары турында мәсьәләләр дә кертелгән иде.Аңа Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады. Чара ахырында халык шәһәр башлыгына һәм шәһәр хезмәтләре җитәкчеләренә турыдан-туры сорауларын бирә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International