21-25 гыйнварда районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

21-25 гыйнварда районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак. Бу көнне гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз. "БАРЫГЫЗНЫҢ ДА ИГЪТИБАРЫНА!” Мондый сигнал тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрдә (табигый бәла-казалар, халык хуҗалыгы объектларында, транспортта аварияләр яисә һәлакәтләр) һәм сугыш шартларында халыкка үз вакытында хәбәр итү һәм әлеге шартлардагы гамәлләр турында хәбәр итү өчен җиткерелә. Халыкның игътибарын җәлеп итү өчен телдән мәгълүмат биргәнче сиреналар, производство гудоклары, башка сигнал чаралары кушыла. Бу "Барыгызның да игътибарына!" дигән кисәтү сигналы булып тора. "ҺАВА ТРЕВОГАСЫ ТӘМАМ" Җирле радио һәм телевидение аша гражданнар оборонасы органнары тарафыннан һәм тавыш көчәйткеч чаралар аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы тәмам! Һава тревогасы тәмам!" – дигән сүзләр белән бирелә. Радио яисә башка элемтә чаралары буенча халыкның аннан соң ничек хәрәкәт итәргә тиешлеге хакында белдерүләр җиткереләчәк. Моннан тыш, "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Барыгызның да эш яисә яшәү урыннарына кайтуыгызны сорыйбыз. Авыруларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез. Сигнал кабатлануына әзер булыгыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!" – диелә. "РАДИАЦИЯ КУРКЫНЫЧЫ!" Турыдан-туры куркыныч янаганда (бер сәгать эчендә әлеге территориянең радиоактив зарарлану ихтималы булганда) яисә радиоактив заралану ачыкланганда барлык җирле техник элемтә һәм хәбәр итү чаралары ярдәмендә бирелә. Сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана. Бу сигнал буенча респиратор (тукымадан ясалган тузанга каршы маска, мамык-марля повязка), ул булмаса, противогаз киегез. Үзегез белән су, азык-төлек запасы, медикаментлар алыгыз һәм саклану урынына (убежищега) яисә радиациягә каршы ышыклану урынына барыгыз. Андый корылмалар булмаганда таш бина яисә подвалларда сакланыгыз. «ХИМИК ТРЕВОГА!» Химик яисә бактериологик зарарлану куркынычы булганда яисә ачыкланганда радио аша «Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Химик тревога! Химик тревога!» – дип хәбәр бирелә. Урыннарда сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана. Бу сигнал буенча тиз генә противогаз, тәнне саклау чаралары киегез (алар булмаса, пленка материалларыннан, болонья типындагы плащлардан файдаланыгыз, резин аяк киеме, перчатка киегез) һәм саклану корылмасында ышыкланыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International