ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе
«Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе «республика конкурсы турында» гы нигезләмә нигезендә, Зәй муниципаль районында әлеге конкурсның муниципаль этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны кабул итү 21нче гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр, көн саен 08.00дән -17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Татарстан Республикасы, Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 нчы йорт, 3/1 бүлмә. Белешмәләр өчен телефон: 8(85558)3-48-31.

 16-20 гыйнвар көннәрендә "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә 2001-2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында, Татарстан Республикасы укучыларының XII спартакиадасы исәбенә, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 24 шәһәреннән һәм районыннан 135 гә якын чаңгычы катнашты. Ярышларның беренче көнендә, ирекле стиль белән 10 км. га ярышларда Зөбәерова Дарья 2 урынны яулады. (тренеры Зорин А. Н.). Ярышларның икенче көнендә, классик стиль белән 1,25 км дистанциягә ярышларда Зөбәерова Дарья 2 урынны, Вәлиуллина Алинә 4нче урынны яулады. (тренерлары Насибуллина С. Г.) Ярышларның соңгы көнендә кызлар һәм егетләр классик стиль белән 5 һәм10 км дистанциядә көч сынаштылар. Кызлар арасында Зөбәерова Дарья 5 урынны яулады, Вәлиуллина Алинә 6 урынны яулады. Егетләр арасында 10 км. дистанциягә ярышларда Мурашов Алексей 5 нче урынны алды (тренеры Габидуллин Р. М.). Ярышларның өч көне нәтиҗәләре буенча, Зәй шәһәре җыелма командасы 1107 очко белән шәһәрләр арасында гомумкоманда зачетында икенче урынга лаек булды. 1 нче урынны 1983 очко җыеп Казан шәһәре командасы, 3 нче урынны Чаллы шәһәре командасы алды. Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча укучылар арасында XII Спартакиада зачетына керүче шәһәрләр һәм авыл районнары арасында 1 нче урынны Казан шәһәре командасы 1983 очко, 2 нче урынны Зәй районы командасы 1107 очко һәм 3 нче урынны 919 очко җыйган Сарман районы командасы алды.

19 гыйнвар көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында 2006-2007 елгы һәм 2008 елгы малайлар арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашулар узды. 2006-2007 елгы малайлар арасында уен, Зәй шәһәре командасы файдасына 7: 5 исәбе белән тәмамланды. 2008 елгы малайлар Зәй шәһәре командасы файдасына 9: 7 исәбе белән уйнадылар.
19-20 гыйнвар көннәрендә Минзәлә шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча Минзәлә муниципаль районы беренчелеге үтте. Ярышларда «Яшьлек» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Нәтиҗәләр: Беренче адымнар ясаучылар арасында: 1 урын -2013 нче елда туган Диана Никифорова, 3 нче яшүсмерләр разряды буенча, 2011 елда туган малайлар арасында 1 урын Коженков Александр, 3 нче яшүсмерләр разряды буенча, 2011 елда туган кызлар арасында 3 урын –Ласточкина София алды һәм разряд яклады. 3 нче спорт разряды буенча, 2008 елда туганнар арасында 2 урынны Хасаншина Дарина, 2 нче яшүсмерләр разряды буенча, 2010 елда туганнар арасында 9 нчы урынны Габдрахманова Элина алды.

19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

19 гыйнварда Зәйдә яшәүче православие динендәгеләр иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе – Качмануны («Крещение Господне ") билгеләп үтә. Бу көнне изге су алу һәм, бәкедә коенып, гөнаһларны юу кабул ителгән. Бүген дә дистәләгән зәйлеләр башта Изге Троица чиркәвендә булдылар, аннары изгеләндерелгән «Изге чишмә» гә юнәлделәр. Православие йоласын башкару өчен өчен махсус билгеләнгән урынга район башлыгы Разиф Кәримовта килде. Ул зәйлеләрне бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, туган район һәм республика иминлеге өчен хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Зәйдә быел беренче ярминкә узды. Яңа ел каникулларыннан соң, зәйлеләр яратып өлгергән "Энергетик» мәдәният йорты каршында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү эше, яңадан башланып китте. Бүген дә җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчә һәм җиләк – җимеш, ит, балык, сөт һәм казылык әйберләре, эшмәкәрләрдән товарлар җитәрлек күләмдә тәкъдим ителде. Сәүдә иртәнге сәгать 7дән башланды. Сәүдә рәтләрен район башлыгы Разиф Кәримов та карады, ул шәһәр халкына тәкъдим ителә торган продукциянең сыйфатын һәм аның бай ассортиментын да билгеләп үтте.

 Хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы икътисади советының беренче утырышы узды. «Челтәр компания» ААҖ эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнары белән Совет әгъзаларын директор О. А. Лукин таныштырды. Зәй районы электр челтәрләре, «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалының Түбән Кама электр челтәрләре структур бүлекчәсе булып тора. Оешмада 80 кеше эшли, шуларның 26сы – инженер-техник хезмәткәрләр. Структур бүлекчәнең беренче чираттагы бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Зәй муниципаль районы кулланучыларын ышанычлы, сыйфатлы һәм өзлексез электр белән тәэмин итү, Зәй муниципаль районының һәм тулаем Татарстан Республикасының динамик социаль-икътисадый үсеше максатларында, предприятиеләр һәм оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, Зәй муниципаль районы кулланучыларына электроэнергияне тапшыру һәм бүлү, яңа кулланучыларны тоташтыру өчен шартлар тудыру. Докладчы чыгышыннан соң, икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Район башлыгы Разиф Кәримов район электр челтәрләре директорына эшләрендә уңышлар теләде һәм шәһәр һәм район халкы файдасына план нигезендә эш алып барырга чакырды.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга
Бүген Зәй агросәнәгать паркында тантаналы рәвештә сәүдә залы ачылды. Ачылу тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, агросәнәгать паркы директоры Илшат Хәбибуллин катнашты. Киштәләрдә Зәй районы фермерлары гына түгел, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Мамадыш, Буа, Баулы, Лаеш, Норлат, Минзәлә, Яшел Үзән, Тукай, Саба районнары хуҗалыклары да җитештергән ит, яшелчә, сөт, ярма продукциясе тәкъдим ителде. Монда сәүдә җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак. Азык-төлек яхшы сатып алынса, сәүдә залында алты көнлек эш атнасына күчү планлаштырыла. Агросәнәгать паркына «35 квартал – Агросәнәгать паркы» һәм «Зәй-2-Агросәнәгать паркы " маршруты буенча автобус йөриячәк. Хәзерге вакытта әлеге маршрут расписаниесе һәм машина кую урыннары мәсьәләсе хәл ителә. Юл йөрү түләүсез булачак.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Зәй районында гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә барлыгы биш кеше язылган иде. Мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хуҗалыгы, банк системасы һәм пенсия түләүләре турында булды. Кайбер мәсьәләләрне әңгәмә барышында хәл итү мөмкин булса, башкалары исә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең шәхси контроленә алынды.

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының өченче чакырылыш, кырыгынчы утырышы узды. Депутатлар каравына 2019 елга Зәй муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның якынча планы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы уставына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисен билгеләү турында мәсьәләләр куелды. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International