"Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча хокук бозуларны булдырмау” темасына киңәйтелгән киңәшмә узды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
2019 елның 18 гыйнвары көнне 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә "Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча хокук бозуларны булдырмау” темасына киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәдә Роспотребнадзор территориаль бүлеге җитәкчесенең урынбасары Насыйбуллин Р.М., «Мәктәп укучыларын тукландыру» ҖЧҖ генераль директоры Гусева В. П., мәгариф идарәсе башлыгы Кузнецов С.А., Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә һәм гомуми белем учреждениеләре җитәкчеләре бракераж комиссиясе составы белән (туклану буенча җаваплы, медицина хезмәткәрләре, җитештерү мөдирләре) катнаштылар. Азык - төлек продуктларын куллану вакытына карата таләпләр, аның гигиенасын үтәү мәсьәләсе буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарә территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Р. М. Насыйбуллинның, мәгариф учреждениеләрендә азык - төлек блогы эшен контрольдә тоту мәсьәләсе буенча мәгариф идарәсе белгеч-технологы А.В. Куянованың, продукциянең иминлеген һәм сыйфатын раслый торган документлар мәгълүматы буенча «Мәктәп укучыларын тукландыру» ҖЧҖ тәэмин итү һәм маркетинг буенча директор урынбасары Р. М. Халитованың чыгышлары тыңланылды. Белем учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыруда санитар кагыйдәләре һәм технологик процессларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү мәсьәләсе буенча «Мәктәп укучыларын тукландыру» ҖЧҖ җитештерү һәм сыйфат директоры Мартынова Г. Н., 2018 елда белем учреждениеләрендә азык - төлек блогларын җиһазландыру мәсьәләсе буенча мәгариф идарәсе баш бухгалтеры З. А. Садриева чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International