ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе
28 нче гыйнварда «Зәй шикәре»ААҖндә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы киңәшмәсе узды, анда 2018 ел эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.Киңәшмәнең көн тәртибе буенча район башлыгы Р. Г. Кәримов предприятие хезмәткәрләрен Зәй районының икътисади үсеше, 2019 елда гамәлгә ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды. «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары А. А.Трошин узган елда башкарылган эшләр, агымдагы елга яңа максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Бүгенге көндә Зәй шикәр заводы Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора: предприятиедә эшкәртү куәте тәүлегенә 8 000 тоннага җитә, эшкәртү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Әлеге күрсәткечләр буенча предприятие Россия Федерациясенең иң яхшы биш заводы эченә керә. Бүгенге көндә предприятиедә 691 кеше эшли. Предприятиенең 2019 елга үсеш перспективасына түбәндәге бурычлар куелды: киптерү бүлеген модернизацияләү (шикәр комы киптерү станциясе җитештерүчәнлеген 25% ка арттыру), Batner жом киптерү җайланмасын модернизацияләү (400т/тәүлек), химик чистартылган су резервуарын монтажлау, төп җиһазларны сатып алу, монтажлау һәм башкалар. Бүген районда “Зәй элеваторы” ҖЧҖ һәм “Теплосервис” ҖЧҖ хезмәт коллективлары белән дә очрашулар узды.

“Укытучы” сүзе- иң изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укчыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана. Бүгенге мәкаләбез Зәй шәһәре беренче мәктәп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәдиева Сәрия Муллаян кызы турында. Ул Зәй районы Кәдек авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Аны яхшы билгеләр белән 1989 нчы елда тәмамлый. Менә шул көннән бүгенгә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шушы 29 ел эчендә биш сыйныф укучыларын тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан тәрбияче дә ул. Мәктәп ул тормыштагы булган барлык үзгәрешләрне тоеп, янып яши торган урын. Нинди генә вакытлар булса да, үз һөнәренә тугры калган педагог. Һәрвакыт укучылар арасында булганга, аның күңеле күтәренке һәм яшь була. Сәрия Муллаяновна укучыларның белемен, укыту сыйфатын күтәрү өстендә эшләп кенә калмый, ә интеллектуаль үсешен кайгыртып, укучылар белән төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, республика күләмендә призлы урыннар ала. 2017-2018 нче уку елында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында Сәрия Муллаяновнаның 9 нчы сыйныф укучысы призерга лаек булды. Үзе дә профессиональ педагогик осталыгын үстерүдә бик уңышлы чыгышлар ясый. Быелгы уку елында “Татар теле укытучысы” профессиональ конкурста катнашып, икенче урын алуга иреште һәм диплом белән бүләкләнде. Күпьеллык тырышлыгы нәтиҗәсендә, 2016 нчы елда республика күләмендә уздырылган "Укытучы-мастер "грантын алу өчен конкурста җиңүче булды. 27 нче гыйнвар көнне Сәрия Муллаяновнага 55 яшь тулды. Шул уңайдан, “Укытучы” дигән зур исемгә лаек булган коллегабызны олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәрия Муллаяновна! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә һәм алга таба да исән- сау эшләргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч булсын. Иҗади уңышлар сезгә!

"Энергетик" мәдәният йортында "Тату гаилә" балалар бакчасы коллективы "Театр дөньясында" шәһәр театр фестивале кысаларында чыгыш ясады. Программаның гомуми композицион төзелеше «Алтын ачкыч» әкияте буенча төзелгән иде. Театрның төрле төрләре тәкъдим ителде. Коллектив үзенең иҗади потенциалын, артистизм һәм актерлык осталыгын күрсәтте, тамашачылар да зур канәгатьлек алдылар. Көчле алкышлар моның дәлиле булып торды. Әлеге чара театр сәнгатен популярлаштыруга һәм халыкны иҗатка һәм мәдәнияткә җәлеп итүгә ярдәм итә, фестивальдә катнашучыларның иҗади потенциалын ача.

26 гыйнварда Азнакай шәһәрендә, танылган көрәшче һәм судья Фәрит Камил улы Корбанов истәлегенә 60 яшь тулу уңаеннан, егетләр арасында көрәш буенча II Республика турниры узды. Ярышларда 18 район һәм шәһәрдән 300 гә якын спортчы катнашты. Тренер-укытучы А. Р. Минһаҗев җитәкчелегендә «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән, 75 кг. нан артык авырлык категориясендә Сәхәбиев Альберт һәм 32 кг. үлчәү авырлыгында Ибраһимов Җәлил алтын медаль яуладылар.

25-27 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр командалары арасында "Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының зона этабы булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Яшьлек» командасы 3 урынны яулады.

23-27 гыйнвар көннәрендә «Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ярышларда Башкортостан Республикасы, Марий-Эл, Мордовия, Удмуртия һәм Чуваш республикалары, Пермь крае, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Оренбург, Ульяновск, Пенза өлкәләре, шулай ук Татарстан Республикасының иң көчле спортчылары катнашты. Ярышлар программасына ирекле һәм классик стильдә индивидуаль узышлар, спринтер һәм эстафета ярышлары керде. Идел буе округы чемпионатында республиканың 40 тан артык спортчысы, шул исәптән Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. "Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" ндә тәрбияләнүче Лобастова Полина һәм Утяганова Анастасия Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2 нче урынны алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 урынны алды. Ир-атлар эстафетасында шулай ук безнең мәктәп укучылары Фадеев Руслан, Коронов Петр һәм Бортых Дмитрий катнашты.
25 январь көнне Үзәк китапханәдә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан кичә үтте. Чарага 9 класс укучылары чакырылды. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. Бу хакта укучыларга китапханәче Айгөл Камалеева сөйләде. Кичәдә шулай ук презентация, видеороликлар да күрсәтелде.
25 гыйнвар көнне Кадер авылының хоккей мәйданында авыл мәктәпләре арасында хоккей ярышларының календарь уеннары булып узды. Уен нәтиҗәләре: Чыбыклы-Якты Күл, исәп: 7: 5 Кадер-Чыбыклы, исәп: 5: 0 Кадер-Якты Күл, исәп: 5:0

26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов район икътисадый советының чираттагы утырышын уздырды. Анда 2018 елда «Киеренке эш үзәге» шәхси өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2019 елга куелган перспектив планнар турында фикер алышу булды. Төп доклад белән учреждение директоры А. И. Галимов чыгыш ясады. "Киеренке эш үзәге "2016 елда оешкан. Бүгенге көндә аның гомуми мәйданы 5 гектар булган 5 полигон, 14 уку сыйныфы бар. 1568 кеше көчәнеш белән эшләүнең яңа технологияләрен өйрәнде. Төп заказчылар булып : Татарстан Республикасы «Челтәр компаниясе» ААҖ, «Энерго секторы " ҖЧҖ», "Опора плюс» ҖЧҖ, «Татэнергострой» ҖЧҖ, «Электронефтегаз» ҖЧҖе һәм башкалар санала. Бүгенге көндә предприятие хезмәткәрләренең саны 20 гә җитә. 2018 ел өчен уртача хезмәт хакы-аена 64 314 сум тәшкил иткән.2019 елда предприятие алдында 47 һөнәри белем бирү программасы һәм 4400 тыңлаучы кабул итү, үзәкнең штат саны арттыру, 35-110кВ инструкторлар әзерләү өчен Америка мәктәбе белән контракт төзү һәм башкалар.Предприятие бюджеты 2018 елда ирешелгән эшнең факттагы нәтиҗәләрен һәм 2019 елга куелган бурычларны исәпкә алып төзелгән. Докладчы чыгышыннан соң, совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.

25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы дәүләт структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге, Бөтендөнья татар конгрессының милли шурасы рәисе катнашында конгрессның күчмә утырышы уза. Анда Чаллы шәһәре, Мөслим, Актаныш,Түбән Кама, Әгерҗе, Сарман, Зәй, Минзәлә, Алабуга, Менделеевск, Тукай районнарыннан делегацияләр катнаша. Утырышта татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча фикер алышу планлаштырыла. Безнең районнан анда җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Әминә Биккинина җитәкчелегендәге делегация катнаша. Күчмә утырышның пленар өлеше Чаллының 41 нче мәктәбендә үтә. Анннан кунаклар 2, 29 нчы гимназияләр һәм 82, 111нче балалар бакчалары эшчәнлеге белән якыннан танышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International