ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 26 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.Татарстан Республикасы буенча:Аязучан болытлы һава.Урыны белән кар явачак.Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан.Төнлә һаваның минималь температурасы -20..-25, аязган вакытта -30; көндез максималь һава температурасы -15..-20.Юлларда бозлавык.Сак булыгыз!

Бүген Зәйнең «ТатЭК " предприятиесендә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы киңәшмәсе узды, анда 2018 ел эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. «ТатЭК» предприятиесе директоры А. В. Чекашов узган елда башкарылган эшләр, яңа максатлар һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләде. «ТатЭК» Зәй предприятиесе блоклы комплект трансформатор подстанцияләре җитештерү буенча «ИНВЭНТ» компанияләр төркеменең эре электротехника бүлекчәләренең берсе. Заказларның төп өлеше Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә, Татарстан Республикасына туры килә. Бүгенге көндә предприятиедә 55 кеше эшли. Узган ел хезмәткәрләрнең уртача айлык эш хакы 31510 сум тәшкил иткән. Предприятиенең 2019 елга үсеш перспективаларына түбәндәге бурычлар куелды:үзең җитештергән ихтыяҗны тәэмин итү һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен тонколистлы металны эшкәртү участогын оештыру; 2019 елның мартында Р ИКО9001:2015 яңа ГОСТы буенча сертификация үткәрү; яктырту лампаларын светодиодлы ут лампаларына алыштыру юлы белән энергия нәтиҗәлелеген арттыру; 2019 елның августында Француз белгечләре тарафыннан Шнайдер Электрик аудитор тикшерүе үткәрү планлаштырыла, нәтиҗәләре буенча, «ТатЭК» ҖЧҖ RM6 җитештерү буенча лицензион килешү озайтылыр дип көтелә. Зәй районы башлыгы Р.Г.Кәримов предприятия хезмәткәрләрен районының икътисадый үсеше, 2019 елда гамәлгә ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды.
23 гыйнварда Буа муниципаль районының Айзетуллов КФХ базасында фермер хуҗалыкларының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Шуны әйтергә кирәк, фермер хуҗалыклары район икътисадының аграр секторында ныклы урын алган. Районда 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шуның 17се – гаилә фермалары. Бу КФХлар бер-берсенә охшамаган, һәр фермер күңеленә хуш килгән үз юнәлешен сайлый. Әмма аларның барысы да үз эшен белеп һәм нәтиҗәле эшли. Фермерлар үз эшчәнлекләрен авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык юнәлешләрендә дә алып баралар, ә аларның актив үсешенә дәүләт ярдәме нык булыша. Яңа эш башлаучы фермерлар өчен максатчан программалар эшли. 2018 елда “Яңа эш башлаучы фермер” конкурсында Буадан 6 фермер катнашты һәм барысы бергә 13 млн.сум грант оттылар. Чара барышында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Даутов авыл хуҗалыгы елы йомгаклары белән таныштырды һәм 2019 ел уңышы өчен чәчүлек мәйданнары структурасына анализ ясады. Шулай ук крестьян - фермер хуҗалыкларының орлыклар белән тәэмин ителеше, техникага тикшерү уздыру һәм фитосанитар торыш мәсьәләләре дә каралды. Район башлыгы Марат Җәббаров киңәшмәдә катнашучы КФХ башлыкларына, алар аша авыл хезмәтчәннәренә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм, аеруча тырышып эшләп, югары күрсәткәчләргә ирешкән фермерларга бүләкләр тапшырды. Эшкуарлар белән очрашуга шулай ук авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану турындагы законнар белән таныштыру, булган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү өчен күзәтчелек ведомстволары һәм структуралары вәкилләре дә чакырылган иде. Гомумән, бу киңәшмә тантаналы гына түгел, ә бик нәтиҗәле булды, район аграрийлары үзләре өчен кирәкле мәгълүмат һәм сорауларга җаваплар алдылар.
Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе АККОР съездында катнашуга делегатлар күрсәтте. Кандидатларны күрсәтү 23 гыйнварда Ассоциация советының һәм президиумының киңәйтелгән утырышында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. Татарстаннан Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXX юбилей съездында 25 делегат булачак. «Болар - КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре, шулай ук Авыл хатын-кызлары (фермерлары) берлеге һәм Аграр ревизия берлеге вәкилләре», – дип аңлатты Байтемиров. Делегациянең ахыргы төгәл составын Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XIX съезды раслаячак, ул 31 гыйнварда уза. Белешмә өчен: Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXX юбилей съезды 19-20 февральдә Мәскәү мэриясе бинасында узачак. Форумда катнашучылар фермерлыкны һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү проблемаларын караячаклар. АККОР съезды эшендә илебезнең барлык төбәкләреннән 800ләп делегат, федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнары вәкилләре катнаша.

24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Бүген безнең районда гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр узды. Штаб иртәнге сәгать алтыда өйрәнүләрне башлап җибәрде. Алар белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге башлыгы, республиканың эвакуация комиссиясе сәркатибе Наил Гәрәев җитәкчелек итте. Наил Мәҗит улы һәм аның ярдәмчеләре шәһәр һәм авыл җирлекләренең җыелма һәм кабул итү эвакуация пунктларында эшләгән бер генә вак-төякне дә күздән җибәрмәделәр. “Һәр кечкенә детальгә, теге яки бу хәлгә вакытында игътибар бирү, кешеләр гомерен саклап калырга һәм гомүмән районның тулы иминлегенә турыдан-туры бәйле. Сезнең җитәкче команда, идарәчеләр, шулай ук бу эшкә җәлеп ителгән состав та, бурычларны зур төгәллек белән башкарды. Районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлегенә уңай бәя бирәм”- диде киңәшмәдә Наил Гәрәев. Район башлыгы Разиф Кәримов, Наил Гәрәевка һәм аның ярдәмчеләренә өйрәнүләргә кадәр зур эш башкарганнары һәм эвакуация чаралары вакытында объектив позициядә булганнары өчен, ә район командасына, гражданнар оборонасы буенча бурычларны үтәүдә югары оешканлык һәм җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде.
22 гыйнварда Министрлыкта Россельхознадзорның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россельхознадзор җитәкчесенең Россия Федерациясе буенча урынбасары Николай Власов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар катнашты. Ведомстволарның эш йомгаклары турындагы нотыклар белән Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе Нурислам Хәбипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясадылар. Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында дәүләт һәм җитештерү хезмәте белгечләре тарафыннан башкарылган профилактик вакцинацияләр турында сөйләде, алар 4,5 миллионнан артыграк булган. 2018 елның беренче кварталында эре мөгезле терлекләрне вакцинацияләү Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә башкарылган. Барлыгы 800 мең баштан артык терлек вакцинацияләнгән. 2018 ел дәвамында ветсанэкспертиза бүлекләре тарафыннан продукциянең иминлеген җилгеләү буенча 90 миллионнан артык тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 1600 тонна төрле төрдәге хайван ите, субпродуктлар, балык һәм кош ите ирекле сатуга чыгарылмаган. «Республикда электрон ветеринария сертификациясе буенча бик зур эш башкарыла. Бүгенге көндә республиканың барлык дәүләт ветеринария берләшмәләрендә сертификатлар тутырыла. Республика буенча ветеринария буенча ияртүле документларны 700дән артык дәүләт ветеринария табибы һәм хуҗалык субъектларының 1000нән артык вәкаләтле заты тутыра», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы. Чара азагында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомстволарның 2018 елгы эшләрен уңай бәяләде. Үз нотыгында ул шулай ук 2018 елда кош гриппы буенча барлыкка килгән хәлгә аеруча игътибарлы булырга кушты. Аның сәбәбе – республикага санкцияләнмәгән кошлар кайтару һәм сату икәнен билгеләп үтте министр. «Мондый хәл кабатланмаска тиеш», – диде Марат Әхмәтов.Министр шулай ук эре мөгезле терлекләр авыруларына игътибар итәргә, бозаулар тууга игътибарны арттырырга кушты. «Болар шулай ук җик мөһим мәсьәләләр. Бу мәсьәләләрне хәл итмичә, сөт терлекчелеге эшен нәтиҗәле итә алмыйбыз», – дип, йомгак ясады ул. Киңәшмә ахырында аеруча тырышып эшләгән хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Татарстанда күзәтеләчәк метеорологик күренешләр: 2019 елның 24 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.Татарстан Республикасы буенча: Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба 4-9, көндез көчәйгәндә кадәр 13 м/с. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -22..-27, аязган вакытта һава температурасы -30, көндез максималь температура -14..17.Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау эшләрен башкару мәсьәләләре буенча узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге” ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе” ФДБУ директоры Мөстәкыйм Маметов һәм Татагрохим ААҖ системасы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: известьлау өчен төбәкләр тарафыннан күрсәтелгән мәйданнар саны, Россия Федерациясе территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар каталогында известьлы мелиорантларны теркәү, известьлау өчен техника белән тәэмин ителеш, ПСД әзерлеге һәм аны экспертлауны бәяләү, известьлау чыгымнары хакын раслау. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларына федераль акчаларны җиткерү механизмы буенча тәкъдимнәр һәм известьлау өчен төбәк бюджетыннан финанслашу мөмкинлекләре әйтелде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов туфракны известьлау Татарстан Республикасы өчен бик мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте. «3,3 млн. гектар чәчүлекнең әчелеге 42% төрле дәрәҗәдә. Безнең республика ел саен үз акчаларына 75 мең га мәйданда туфракны известьлау эшләрен башкара. Федераль бюджеттан өстәмә ярдәм булганда, 2019 елда 80 мең гектардан артык мәйданны известьларга мөмкин булачак, ә 2024 елга бу күләмнәрне 150 мең гектарга җиткерү планлаштырыла», - диде министр урынбасары. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында карбонатлы 128 чыганак бәяләнгән һәм тикшерелгән, 39 чыганак эшкәртелә. Җирле известьлы ашламалар җитештерү өчен 22 карьер эшли. Татарстан Республикасында тикшерелгән карбонатлы чимал запаслары 205 млн. тонна тәшкил итә.
Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең «Механизация институты» базасында бу көннәрдә республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады. Укырга килүчеләр алдында Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең тәҗрибәле мөгаллимнәре, төп дилерлар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре чыгышлар ясыйлар. Уку программасына авыл хуҗалыгы техникасы агрегатларын, шулай ук терлекчелек җайланмаларын файдалану һәм торгызу технологиясе; машина-трактор паркын эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметү алымнары; авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм хезмәтне саклау буенча теоретик һәм практик дәресләр кергән. Соңыннан йомгаклау зачетларын уңышлы биргән инженер-механиклар квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклык алалар. Курслар 21 гыйнвардан 8 февральгә кадәр өч потокта түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Р. Гареев ур., 62(Ферма-2), тыңлаучыларны теркәү 8.30 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр бара. Уку түләүсез.

Хөрмәтле шәһәр, район халкы һәм кунаклар! Һава торышы температурасы түбәнәю сәбәпле, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Зәй районы буенча күзәтү һәм профилактик эшләр буенча бүлеге сезне электр җылыткыч приборларын, җылыту мичләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне, шулай ук электр челтәрләренең артык көчәнешенә юл куймаска өнди. Исегездә тотыгыз: көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү яисә сезнең игътибарсызлыгыгыз зур бәла китерергә мөмкин. Ут белән эш иткәндә сак булыгыз, электр плитәләре, утюглар, электр чәйнекләрен караучысыз калдырмагыз, балаларга шырпы бирмәгез, мичләрнең төтен юлларын, электр үткәргечләрне вакытында төзекләндерегез. Бер үк вакытта берничә электр приборын розеткага кертү белән электр челтәрләренең артык көчәнешенә юл куймагыз. Өйләрегезне, балаларыгызны һәм малларыгызны уттан саклагыз! Янгын яки төтен барлыкка килгән очракта кичекмәстән янгын саклавына «01», 7-40-01», «010» телефоннары аша, төгәл адресны күрсәтеп шалтыратырга кирәк була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International