ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2019 ел
якшәмбе
2 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча ирләр арасында Зәй көрәшчесе Хәмидуллин Зөлфәт 60 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды һәм «Спорт мастеры» нормативын үтәде; Зәй көрәшчесе Гаделшин Булат 75 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды һәм «Спорт мастеры»нормативын үтәде. Командалар арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 нче урынны алды.

2
февраль, 2019 ел
шимбә
Бүген Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры ачылды.

1
февраль, 2019 ел
җомга

Узган ел мәшгульлек һәм социаль яклау органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйле бер шикаять тә булмады. Бу районда әлеге юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтә. Моның хакында бүген Зәй муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районындагы мәшгульлек һәм социаль яклау органнарының еллык киңәшмәсе барышында белдерде. Анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга планнар билгеләнде. Мәшгульлек өлкәсендәге эшчәнлек турында Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева чыгыш ясады. Үз чыгышында ул хезмәтнең нәтиҗәлелеге халыкны эш белән тәэмин итү күрсәткеченнән чыгып бәяләнүе турында ассызыклады. 2018 елда эш эзләп 900 артык кеше мөрәҗәгать итте, аларның 80% эшкә урнашты, бу 2017 ел белән чагыштырганда 13% артыграк. “Узган ел башында район предприятиеләрендә барган кыскартулар аркасында, эшсезләр саны югары иде. Вәзгыятьне үзгәртү максатыннан чаралар күрелде. Нәтиҗәдә эшсезләр саны ике тапкыр кимеде һәм 2019 елның 1 гыйнварына бу сан 125 кеше тәшкил итә иде”, - дип белдерде Екатерина Андреева. Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, мәшгульлек хезмәте район өчен әһәмиятле структура. “Сез инвалидларны, балигъ булмаган балаларны хезмәт белән тәэмин итү кебек мөһим юнәлешләр буенча да эш алып барасыз”, - диде Илнар Хафизов. Аның билгеләвенчә, быел да сәламәтлеге буенча чикләүләр булган кешеләрне квоталы эш урыннарына урнаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булачак. Моннан тыш, Илнар Хафизов 2 ноябрь көнне шәһәрдә узган һөнәри юнәлеш буенча беренче Зәй форумын оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт белдерде. “Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Мәктәпне тәмамлаганда балалар нинди юнәлеш буенча китәселәрен белергә тиеш”, - диде ул. Эш бирүчеләрнең мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлеге хакында “Зәй су каналы” ҖЧҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Никифорова сөйләде. Үзәк тәкъдиме белән предприятие төрле программаларда катнашып килә. Әйтик, һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә урныштыру, инвалид бала тәрбияләүче ата-ана өчен эш урыны булдыру, сәламәтлеге чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү програмаларында. Әлеге эшне Башкарма комитет җитәкчесе югары бәяләде һәм “Зәй су каналы”ның калганнар өчен үрнәк булуы хакында белдерде. Социаль яклау бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җитәкчесе Эльмира Хуҗина сөйләде. Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид 19 кеше, 142 тол хатын, 600 тыл хезмәтчәннәре һәм 3 меңнән артык инвалид исәптә тора. Эльмира Хуҗина социаль ярдәм формалары турында искәртте, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр түләүләре өчен субсидияләр, беренче бала туган өчен аклата түләүләр буенча саннар китерде. Әйтергә кирәк, 2018 елда мондый ярдәмне Зәй районында 72 хатын-кыз алды. Моннан тыш, федераль ярдәмнән кала Татарстанда авылда яшәүче әниләр өчен өстәмә түләүләр каралган. 36 кешегә 2 миллион сумнан акча бүлеп бирелгән. “Шатлык” үзәге тарафыннан 4,5 меңнән артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 23% артыграк, дип хәбәр итте директор Людмила Симонова. Моңа, аерым алганда, ерак урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне социаль ярдәм белән тәэмин итүне арттыру хисабына ирешеп булган. Быел үзәк инвалид балаларга һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча проект гамәлгә ашырырга уйлый, әмма әлегә финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге мәсьәлә каралачагы хакында белдерде. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларга күрсәтелүче социаль ярдәм турында “Шатлык” үзәге җитәкчесе Гүзәлия Корбатова сөйләде. 2018 елда белгечләр тарафыннан 532 кешегә хезмәт күрсәтелгән.Киңәшмәне төгәлләп, Башкарма комитет җитәкчесе хезмәт сыйфатын саклау турында ассызыклады һәм профессиональ эшләре өчен тармак хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтте. Эшләрендә югары уңышларга ирешкән өчен Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Антонина Бесшапкина Зәй муниципаль районы башлыгы мактау грамотасы, ә хезмәт белән тәэмин итү һәм махсус программалар бүлеге әйдәп баручы инспекторы Эльвира Степанова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2019 елның 6 февралендә 14.00 сәгатьтә хакимиятнең киңәшмәләр залында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әминов Илшат Юныс улы гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон 8(85558) 7-30-94.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

31 гыйнвар көнне 16.30 сәгатьтә "Теремкәй» балалар бакчасында «Гаиләдә юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.Чарада Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары А.Л.Михеев һәм «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй районындагы бүлек башлыгы В.В.Иванов катнашты. Вадим Валентинович юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, киемдә яктылыкны кайтаручы элементларның мөһимлеге турында сөйләде, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына смайликлар бүләк итте. Җыелыш барышында махсус балалар утыргычыннан башка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып йөрүнең күңелсез нәтиҗәләре турында «Туфелька " фильмы күрсәтелде, ата-аналар белән викторина уздырылды, җыелышта катнашучыларга мәктәпкәчә учреждениенең юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен кисәтү буенча эше турында мәгълүмат җиткерелде.

Зәй районы авылларында халык җыеннары һәм җыелышлары дәвам итә. Бүген Иске Маврин һәм Урсай авыл җирлекләрендә район җитәкчелеге белән чираттагы очрашу узды. Мондый очрашуларның максаты-узган елда районның һәм авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында фикер алышу, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм агымдагы елга төп бурычларны билгеләү. Авыл җирлекләре башлыкларының 2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисаплары, авыл җирлегендә булган бөтен эшчәнлек өлкәсенә кагылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев 2018 елгы районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырып, агымдагы елга авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү планнары билгеләнүен һәм алар эзлекле рәвештә хәл ителәчәк, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук  авылның спорт һәм мәдәни тормышында яшьләрнең активлыгын арттыруга игътибарны юнәлтте, авыл хуҗалыгы тармагында кече һәм урта бизнесны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Гражданнар җыеннарына муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев йомгак ясады.

Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре районның мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә берничә чара оештырды. Үзәк шәһәр китапханәсендә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Эльвира Степанова 6 нчы номерлы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча консультация уздырды, ә Зәй туган якны өйрәнү музеенда 1 нче номерлы мәктәбенең 8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашулар Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында, укучылар арасында инженер һәм эшче профессияләрне популярлаштыру максатыннан оештырылды. Профконсультант балаларның нинди һөнәргә өстенлек бирүләрен, кызыксынуларын, киләчәктә аларга туры килердәй профессияләрне ачыклау өчен тест уздырды. Моннан тыш, балалар хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат алды. Тулаем чараларда биш дистәдән артык бала катнашты.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районындагы филиалы, 2019 елның 23 гыйнварыннан 2019 елның 4 февраленә кадәр сөт продуктларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештырылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча сез эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр; 13.00 дән 17.00 гә кадәр 8(85558) 7-22-75, 7-22-77 телефоннары буенча консультация ала аласыз.

Яңа Спас һәм Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә яшәүче җирле халык, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм районның төрле хезмәт вәкилләре белән очрашты. Җыен башланыр алдыннан авыл халкына белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү һәм квалификацияле җаваплар алу мөмкинлеге дә булды. Валерий Акатьев районда 2018 елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм халыкны агымдагы елга районның перспектив планнары белән таныштырды. Яңа Спас һәм Александр Бистәсе авыл җирлекләре башлыклары Анна Быля һәм Людмила Варганова узган елга йомгак ясадылар һәм 2019 елга планнар билгеләделәр. Җыенга җыелган халык белән торак-коммуналь хуҗалык, кече хуҗалыкларны үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Александр Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Людмила Варганова юбилярларга, шулай ук авыл активистларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген Аксар һәм Югары һәм Шепкә авыл җирлекләрендә Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында гражданнарның халык җыеннары узды. Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов халыкны 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлары белән таныштырды. 2018 елда авыл җирлекләренең эш йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында Аксар һәм Югары Щепкә авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гыйльманов һәм Айрат Ишматов хәбәр итте. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлгә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларына каршы профилактика үткәрүгә, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә кагылышлы булган мөһим мәсьәләләр тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов халык җыеннарына йомгак ясады. Ел нәтиҗәләре буенча Аксар авыл җирлегенең иң актив кешеләренә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International