ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе
5 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында эшче һөнәрләр елы кысаларында " Нәрсә? Кайда? Кайчан? «Безнең төбәк һөнәре» темасына чара узды. Аның максаты: балалар һәм яшүсмерләрнең һөнәрләр дөньясы турындагы белемнәрен киңәйтү, булачак һөнәр сайлауга уңай караш булдыру, уенда коллективизм хисе тәрбияләү иде. Интеллектуаль уенның алып баручысы катнашучыларны аның кагыйдәләре белән таныштырды, капитаннарга һәм ике команда белгечләренә сораулар бирде. Аннары командалар вәкилләре чиратлап, ак конверттан һәм «кара тартмадан» һөнәрләр тарихы, хезмәт кораллары, танылган кешеләр турында булган сорауларны сайлап алдылар. Әлеге интеллектуаль уенда һәр катнашучы үзенең акылын, тапкырлыгын, фикерләү логикасын һәм бердәм команда да эшли белүләрен күрсәтте. Барлыгы 14 кеше катнашты.
5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексының һәм азык-төлек комитетыеың һәм Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контроль комиссиясенең утрак утырышы узды. Депутатлар «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының 2018 елда гамәлгә ашырылуын карадылар. Комитет әгъзалары шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илебез территориясендә азып киткән борщевик чыганакларын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү зарурлыгы мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка юлланган мөрәҗәгатьне дә карадылар. дәүләт программасын узган елда гамәлгә ашыру йомгаклары турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. 2018 елда дәүләт програмасы чараларын гамәлгә ашыруга 20340,6 млн рублей,сум акча тотылган, шул исәптән 7334,5 млн сум - федераль бюджеттан. Кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 2 млрд сумнан артык булган. Халыктан авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алуны арттыру өчен республикада продукция сату, әзерләү һәм эшкәртү буенча 200дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелгән. «Халык терлекләр санын саклап кала алсын өчен узган ел март аеннан субсидияләр бирелә башлады. Бу сөткә бәяләр төшүне дә компенсацияли алды. Быел бу чара сакланып калды. Шул көннәрдә авыл җирлекләреннән исемлекләр җыячакбыз. Республика бюджетында моның өчен 391 млн сум каралган», – диде нотыкчы. Хәбипов сүзләренә караганда, бер сыер асраучыга 2 мең сум компенсация бирелә, ике сыер өчен – 3 мең сум һәркайсына, өч һәм аннан күбрәк сыер өчен – һәр сыерга 4әр мең сум. «Без узган ел халык ала алмый калган керемнәрне аларга кайтара алдык. Ел башына сөт бәясе 13 сумнан 18 сумга кадәр тәшкил итте. ел азагына күпчелек районнарда ул 17-18 сумга җитте. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, өстәлгән бәяләрне (НДСны) исәпкә алып, бәяләр 19 сумнан 24 сумга кадәр җитте. Кайбер предприятиеләр, продукция сыйфатына һәм күләменә карап, сөтне литрын 28 сумнан да саталар», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары. «Узган ел җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды, ул Ростов һәм Белгород өлкәләреннән генә әзрозк калышты, - диде Хәбипов. – Акчалата табыш 100,8 млрд сум булды. Авыл хуҗалыгы тармагының табышлылыгы – 9,5%, субсидияләрне исәпкә алып. Бу күрсәткеч 15 һәм 17% булган еллар да бар иде, әлбәттә. Әмма электр энергиясенә һәм запас частьләргә ел саен үсә торган бәяләр, салымнарның артуы табышлылыкны киметтеләр», – дип сөйләде Ришат Хәбипов. Утырышта шулай ук авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча май указларының үтәлеше, лейкозны бетерү мәсьәләләрен карадылар. Фикер алышуда Вадим Махеев, Рафаэль Юнысов, Елена Минакова һәм башкалар катнашты. Утырышта Комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе территориясендә азып киткән борщевик чыганакларын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү зарурлыгы мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка юлланган мөрәҗәгатьне дә хупладылар. По данным ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУ белешмәләре буенча, 2017 елда илдә мондый үсемлек белән 51 мең га җир чүпләнгән, 2018 елда мондый мәйдан 80 мең гектарга җиткән. Татарстанда 2017 елда борщевик 109 гектар мәйданда үскән, 2018 году – 536 гектарда.
5 февраль көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда мини-футбол буенча ярыш булып узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте, алар әйләнә-тирәдә барган хәлләрне сизми дә калдылар. Барысы да көндәшенә гол кертергә тырышты. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. Балалар җиңү яулау өчен физик яктан көчле, шул ук вакытта максатка омтылучан, ихтыяр көченә ия, оешкан һәм җыелган, җитез һәм тапкыр булырга кирәклеген аңладылар. Әлеге чарада 22 кеше катнашты.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге “Электр җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер”, “Электр газ эретеп ябыштыручы”, “Маникюр ясаучы”, “Пешекче”, “1С операторы: бухгалтерия” программалары буенча профессиональ һәм өстәмә профессиональ белем алу өчен эшсез гражданнар арасында төркемнәр туплау турында игълан итә. Профессиональ әзерлеген күтәрергә, яңа белем һәм күнекмәләр алырга теләүчеләр халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Барлык белгечлекләр буенча белем бирү бушлай оештырыла. Уку дәверендә стипендия түләү каралган. Өстәмә мәгълүматны Зәй шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 37б йорты адресы буенча урнашкан мәшгульлек үзәгендә яки 8(85558)7 15 43 телефоны аша алырга була.

5
февраль, 2019 ел
сишәмбе
2019 елның 8 февралендә 10.00 -12.00 сәгатькә кадәр, администрациянең киңәшмәләр залында, Әлмәт шәһәрендә бүлек башлыгы - Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы Ф. Р. Хәернасов, Россия Федерациясенең хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: (85558) 3-41-31, 7-07-19.
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Зәй муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча әзерлек дәрәҗәсе югары булган, күнекмәләр барышында белемнәрен һәм осталыкларын күрсәткән эшмәкәрләр белән очрашты. Махсус укуларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен, «Каравай " ҖЧҖ директоры Х. М. Ханнановага, шәхси эшмәкәр К. В. Абдулаевка, «Апрель» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Р.Р.Нургалиевага Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бөтен Россиядән килгән студентлар "Ялта Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышларында көч сынашачак. Ярышлар 5-13 февральдә уза. Зәйгә Россиянең 37 төбәгеннән 300гә якын яшь чаңгычы җыелды.

4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
«Узган ел республикада авылда кече эшкуарларга грант ярдәме күләме шактый артты, ул 878 млн. сумга җитте. Бу - 353 млн. сумга, ягъни 2017 елга караганда 67,2%ка күбрәк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов. Шулай итеп, узган ел яңа эш башлаган 124 фермер 277 млн. сум грант алдылар. Чагыштыру өчен: 2017 елда мондый дәүләт ярдәме яңа эш башлаган 75 фермерга бирелде, моның өчен 175 млн. сум акча бүленде. Ришат Хәбипов әйтүенчә, узган ел гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантларны 46 фермер отты, дәүләт ярдәменең гомуми күләме 285 млн. сум булды. 2017 елда шул ук сандагы конкурста җиңүчеләр 200 млн. сум акча алдылар. Моннан тыш, Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативларына күрсәтелә торган дәүләт ярдәме күләме дә артты. 2017 елда мондый грантларны 9 кооператив откан иде, алар үзләренең матди-техник базасын ныгытуга 150 млн. сум акча алдылар. Узган елда инде мондый грантны 24 кооператив алды, болар арасында яңа төзелгән 11 кооператив та бар иде, аларга 317 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелде, дип хәбәр итте министр урынбасары.
2019 елның 5 - 7 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында «Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары өчен «Кече хуҗалыклар шартларында агробизнесны нәтиҗәле алып бару» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уза. Тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлеге урынбасары Фәнис Рәфиков, «Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе» рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук институт мөгаллимнәре чыгыш ясаячак. Министрлык вәкилләре кече хуҗалыкларга авыл икътисадының нәтиҗәлелеген тәшкил итүче дәүләт ярдәме чаралары турында, КФХ төзү һәм аның эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы турында сөйлиячәкләр. Курсларга килүчеләр шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын вегетация чорындагы стресслардан яклау, аларны тукландыру һәм чәчү әйләнешендә туфракны эшкәртү үзенчәлекләре мәсьәләләрен өйрәнәчәкләр. Шуны әйтергә кирәк, туфракны ашламалау авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезләреннән берсен тәшкил итә. Ашламалар уңдырышны арттырып кына калмыйча, аның сыйфатын да яхшырталар: үсемлекләрдә шикәр, майлар һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр дә арта. Моннан тыш, үсемлекләрне тиешле дәрәҗәгә җиткереп тукландыру – коры җәй килгән очракта да югары уңыш алуны булдыруның төп ысулларыннан берсе.

Район мәдәният йортында 4нче сыйныф укучылары өчен "До-соль-ка" музыкаль-уен программасы үткәрелде. Уенда катнашучыларга 4 тур узарга кирәк иде. Дүртенче турда беренче,икенче һәм өченче турда  җиңүчеләр уйнады. Балалар бик теләп көй таптылар һәм Россия мультфильмнары җырларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чарада 16 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International