Бүген Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Аксар һәм Югары һәм Шепкә авыл җирлекләрендә Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында гражданнарның халык җыеннары узды. Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов халыкны 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлары белән таныштырды. 2018 елда авыл җирлекләренең эш йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында Аксар һәм Югары Щепкә авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гыйльманов һәм Айрат Ишматов хәбәр итте. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлгә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларына каршы профилактика үткәрүгә, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә кагылышлы булган мөһим мәсьәләләр тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов халык җыеннарына йомгак ясады. Ел нәтиҗәләре буенча Аксар авыл җирлегенең иң актив кешеләренә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International