Зәй районы авылларында халык җыеннары һәм җыелышлары дәвам итә. Бүген Иске Маврин һәм Урсай авыл җирлекләрендә район җитәкчелеге белән чираттагы очрашу узды. Мондый очрашуларның максаты-узган елда районның һәм авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында фикер алышу, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм агымдагы елга төп бурычларны билгеләү. Авыл җирлекләре башлыкларының 2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисаплары, авыл җирлегендә булган бөтен эшчәнлек өлкәсенә кагылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев 2018 елгы районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырып, агымдагы елга авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү планнары билгеләнүен һәм алар эзлекле рәвештә хәл ителәчәк, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук авылның спорт һәм мәдәни тормышында яшьләрнең активлыгын арттыруга игътибарны юнәлтте, авыл хуҗалыгы тармагында кече һәм урта бизнесны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Гражданнар җыеннарына муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев йомгак ясады.