Зәйдә Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды

2019 елның 3 феврале, якшәмбе
2 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча ирләр арасында Зәй көрәшчесе Хәмидуллин Зөлфәт 60 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды һәм «Спорт мастеры» нормативын үтәде; Зәй көрәшчесе Гаделшин Булат 75 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды һәм «Спорт мастеры»нормативын үтәде. Командалар арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 нче урынны алды. Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр арасында «Зәй " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Николаев Станислав 90 кг авырлык үлчәвендә 3 нче урынны алды. Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 нче урынга чыкты. Бөтенроссия ярышлары кысаларында шулай ук 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика ярышлары да узды, анда «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 110 кг авырлык үлчәвендә Сәхабиев Альберт 1 урынны, Шакиров Альберт 3 нче урынны алды. Гомумкоманда нәтиҗәләре: 1 урын – Түбән Кама шәһәре, 2 урын – Әлмәт шәһәре, 3 урын – Мамадыш районы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International