ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген районның Түбән Биш һәм Кадер авыл җирлекләрендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында халык җыеннары узды.  Илнар Хафизов халыкны 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары белән таныштырды. Түбән Биш һәм Кадер авыл җирлекләре башлыклары Дамир Насертдинов һәм Рәис Нуруллин 2018 елда авыл җирлекләренең эш йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында сөйләделәр. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлгә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалауга кагылышлы, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык  кагыйдәләрен үтәү турында һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. РФ Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә уңышлы эшләгәннәре һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, активистларга авыл җирлекләре башлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов халык җыеннарына йомгак ясады.

Бүген Мария Чумееваны юбилее белән район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән, район ветераннар советы рәисе Николай Шипков котлады. Ул Мария Викторовнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды һәм аңа иминлек, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләде. Юбилей көнендә хезмәт ветераны адресына балалары һәм якыннарыннан иң җылы теләкләр яңгырады. Автоклуб хезмәткәрләре Мария Викторовна хөрмәтенә иң матур җырларын башкардылар.
Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия сайлап алу ярышлары тәмамланды. 20 км дистанциядә Зәй егете Егор Казаринов алтын медаль яулады. Әлеге җиңү нәтиҗәсендә ул март аенда Красноярск шәһәрендә узачак XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашу өчен Россия студентлар җыелма командасы составына кертелде.

8-17 февраль көннәрендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә 2002-2003 елда туган «Азия балалары» I Кышкы халыкара спорт уеннары уза. Ярышлар Олимпия хәрәкәте идеяләрен пропагандалау, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм халыкара спорт хезмәттәшлеген ныгыту максатыннан үткәрелә. Татарстан җыелма командасы составында  Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2 укучысы катнаша. Алар чаңгы ярышлары буенча күп санлы республика ярышларында катнашучы: Коронов Максим (тренеры Колесов С. В.) һәм 2000-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең бронза призеры булган Валиуллина Алинә (тренеры Насибуллина С.Г.).

11 февраль көнне «Энергия " стадионында пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча IX Республика темпо-турнирының муниципаль этабы узды. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Боровинских Мария Никитична, ветераннар Советы рәисе Шипков Николай Иванович чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре: ирләр арасында шахмат буенча: 1 урын – Б.В. Герасимов, 2 урын – Е.А. Демидов, 3 урын – А.Г. Игнатович. Хатын – кызлар арасында шахмат буенча: 1 урын –Г.К. Бутакова. Шашка буенча: 1 урын-П.М. Гришин, 2 урын-Н.А.Михайлов, 3 урын –М.В. Габбасов. Шашка буенча хатын – кызлар арасында: 1 урын – Т.А. Фокина, 2 урын-Н.И. Мухина, 2 урын –Л.П. Склярова, 3 урын- Н.Г. Шәйхетдинова. Җиңүчеләр һәм призерлар Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
2018 елның 8 февралендә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәтләр кабул итүче 3 яшьтән кечерәк балалар һәм аларның әниләре өчен “Әни белән бергә” программасы кысаларында чираттагы дәрес үтте. Бу яшьтә бала үз үсешендә сыйфатлы сикереш ясый, яңа горизонтларны үзләштерә. Бу чорда баланың сенсор үсешенә (тоемлау органнарын үстерүгә) һәм моторлы үсешенә (хәрәкәтләрне үзләштерү) игътибар бирү бик мөһим. Бала бик тиз үсә, өлкәнрәк булган саен, аның күбрәк яңа белемнәр алуга мохтаҗлыгы арта.Уен аша бала әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә. Безнең дәрестә балалар рус халык әкияте “Курочка Ряба” персонажлары белән таныштылар. Дәреснең максаты балаларның сөйләм активлыгын үстерү, сүз белән хәрәкәтнең тәңгәллеге буенча күнегүләр ясау иде. Балалар уенга бик теләп кушылдылар һәм биремнәрне дөрес үтәделәр.Әлеге чара әниләр өчен дә файдалы булды.

11 февраль көнне Зәй шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Совет чаңгысы, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш призеры, 8 тапкыр СССР чемпионы, Николай Зимятов белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Галиев, Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Эмиль Галиев катнашты. Шәһәр кунаклары балаларга үзләренең спорт казанышлары турында сөйләделәр. Очрашу барышында укучылар Олимпия чемпионнарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

10 февраль көнне Биектауда тимераякта фигуралы шуу буенча, Грация Кубогына ярышлар узды. Анда "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. «Новичок» программасы буенча чыгыш ясаучы 2013 елгы Диана Никифорова 14 катнашучы арасында 1 нче урынны,"Яшь фигурист" программасы буенча чыгыш ясаучы Софья Эканем 6 катнашучы арасында шулай ук 1 нче урынны алды (Тренерлары Д.А.Эканем)

9 февральдә Зәй муниципаль районында авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек-2019» спартакиадасы старт алды. «Энергия» стадионының шахмат клубында шашка буенча беренчелек узды, анда Зәй районының 22 авыл җирлеге командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Бутакова Г. – 1 урын, Струнова Г. – 2 урын, Сираҗетдинова Г. – 3 урын; ир - атлар арасында Рәкыйпов Газим – 1 урын, Нургалин Фәнил – 2 урын, Гайнетдинов Әмир -3 урынны алды. Команда нәтиҗәләре: 1 урын – Аксар, 2 урын – Чыбыклы, 3 урын – Төги авыл җирлеге булды.

8 февраль көнне "Энергетик» мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурс республика социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә таныту, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла. Зона турында сигез районнан 54 дәгъвачы катнашты: алар арасында Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Зәй районнары бар иде. Барлык катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Владимирович Чапков сәламләде һәм котлады. «Хатын - кыз-ана» номинациясендә Клушева Шәмсия Лотфулла кызы,"Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә Попова Валентина Васильевна, «Хатын-кыз-лидер «номинациясендә» Федина Наталья Ивановна,«Өченче буын герое» номинациясендә Әгъзамова Фәния Хәйдәр кызы, «Хатын – кыз-ел үрнәге» номинациясендә Салихова Регина Равил кызы, «Ир – ат-мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә Аладышкин Ростислав Сергеевич зона турының җиңүчеләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International