Зәй районы укучылары биатлон ярышында катнаштылар

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында, Югары Мәлем мәктәбе базасында район укучылары арасында биатлон буенча ярышлар узды. Ярышлар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, педагогик хезмәт ветераны Никита Осипов истәлегенә багышланган иде. Ярышларда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 17 команда катнашты. Команда составында – икешәр егет һәм бер кыз исәпләнде. Ирекле йөрү, 2 км дистанциягә йөгерү (ике әйләнеш ясау)һәм пневматик винтовкадан ату, ятып ату, 10 метр дистанциягә йөгерү һәм биш тапкыр ату. Төз атмаган очракта – яңадан ату. Ярышларда дистанциянең беренче этабын егетләр үтте, аннары эстафетаны кызларга тапшырдылар һәм ярыш ахырында тагын егетләр йөгерде. Беренче этапта ук узышларның лидерлары билгеләнде: шәһәр мәктәпләре арасында 4нче, 6нчы һәм 7нче мәктәпләр, шулай ук татар гимназиясе булды. Авыл мәктәпләре арасында Кадер, Югары Мәлем, Сәвәләй, Якты Күл мәктәпләре алга чыкты. Шәхси ярышларда кызлар арасында Илназ Ишмөхәммәтова, София Козенкова, Регина Насыйрова, егетләр арасында Евгений Давыдов, Глеб Лопатин, Илназ Ибраһимов яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International