Зәйдә халык җыеннары тәмамланды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Халык җыеннары районның барлык авыл җирлекләрендә булды. Район җитәкчелегенең авыл халкы белән соңгы очрашулары бүген Бохарай һәм Сәвәләй авыл җирлекләрендә узды. Гражданнар җыенында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры И.Ю. Әминов катнашты. Разиф Кәримов авыл халкын 2018 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Бохарай һәм Сәвәләй авыл җирлекләре башлыклары Ринат Нуриев һәм Светлана Сабаева 2018 елда авыл җирлекләренең эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләделәр. Шулай ук Илшат Әминов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча участок бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Попов, башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Марсель Рәхмәтов, Зәй РЭГСы башлыгы Владимир Дубалазов һәм башка җаваплы җитәкчеләр тыңланды. Алар үз чыгышларында, бүгенге көннең мөһим юнәлешләренә аеруча игътибар итүне сорадылар, җирлекләрдәге оператив хәлләр, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр. Район башлыгы Разиф Кәримов халык җыеннарына йомгак ясады. Барлык бирелгән сораулар , үтенечләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алынды. Һәр пункт буенча җаваплы җитәкчеләр аларны үтәү барышын контрольдә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International