Зәй татар гимназиясе коллективы “Театр илендә” фестивалендә

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
12 нче февраль көнне “Энергетик” мәдәният йортында “Театр илендә” дип исемләнгән шәһәр күләмендә узучы фестиваль кысаларында “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” коллективы Г.Камалның “ Беренче театр” комедиясенә нигезләнеп эшләнгән җырлы-биюле чыгышын тәкъдим итте. Концерт-тамаша гөрләп үтте. Гимназия коллективы әлеге фестивальдә ныклы әзерлек белән катнашты.Төрле юнәлештә үрелеп барган чыгышлары белән тамашачылар күңелен яулап алды һәвәскәр артистлар, рәхмәт хисләре озакка сузылган көчле алкышларда чагылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International