Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

12 февраль көнне район башлыгы Р.Г. Кәримов, "Агрокөч " АҖ белгечләре, сөт-товар җитештерү комплекслары җитәкчеләре һәм зооветеренария хезмәткәрләре авыл хуҗалыкларында булдылар. Анда катнашучылар терлекләрне кышлату эшләрен, терлекчелек өлкәсендә технологик процессларның үтәлешен карадылар. Хужалыкларны карау график нигезендә «Нива» ҖЧҖ сөт комплексыннан башланды. Аннары алар, “Игенче” бүлекчәсенең “Дүрт-Мунча", «Тукай» бүлекчәсенең "Куш-Елга", "Ялкын" бүлекчәсенең "Әхмәт” һәм “Бура-Киртә”, “Нур” бүлекчәсенең “Аксар”, "Шепкә" сөт-товарчылык фермаларын һәм "Таң" сөт- товар һәм производство комплексын карадылар. (җитәкчесе Хөснетдинов Ирек Гыйлаҗевич). Объектларда йөрү "Зәй” сөт- товар һәм производства комплексына (җитәкчесе Лаврентьев Андрей Михайлович), "Заман" симертү комплексына, “Родина” бүлекчәсенең “Чыбыклы" һәм "Сәвәләй” товар-сөтчелек фермаларына бару белән тәмамланды. Район башлыгы Разиф Кәримов Чыбыклы авылы механик остаханәләрендә булды һәм анда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү эшенең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International