27 февральда шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә районыбызда игълан ителгән Мәдәният елын тантаналы ачу булды. Әлеге чарага китап сөючеләр, китапханәнең тугры дуслары чакырулы иде.
Начар метеорологик күренешләр көтелә: 2019 елның 1 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме начарая, җил көньяктан секундына 15 метрга кадәр, бозлавык. Татарстан Республикасы буенча: болытлы, кар, юеш кар һәм явым-төшемнәр. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчү белән секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-7º, көндез максималь һава температурасы -3..+1 .º. Юлларда бозлавык.
27 февраль көнне Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта хокук бозуларны һәм профилактика атналыгы кысаларында, белем бирү учреждениеләре командалары арасында "Сәламәтлек көне" спорт бәйрәме узды.