С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Мәдәният елын тантаналы ачу булды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

27 февральда шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә районыбызда игълан ителгән Мәдәният елын тантаналы ачу булды. Әлеге чарага китап сөючеләр, китапханәнең тугры дуслары чакырулы иде. Кунакларны фойеда клоуннар каршы алды. Шулай ук 2 катта төрле милләт халкы костюмнары кигән егет-кызлар очрашуга килүчеләрне төрле телләрдә сәламләде. Мәдәният – ул үткәнгә хөрмәт, бүгенгесенә- җаваплылык һәм киләчәк турында кайгырту. Чара барышында кичәне алып баручылар яхшылык, әдәплелек,мәрхәмәтлелек төшенчәләре хакында сөйләделәр.“Каприз” хореография коллективы, җырчылар Роза Зотова, Марс Гуреевларның чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International