Зәйдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова гражданнарны кабул итте

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
28 февральдә Зәй шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Ирина Петрова һәм Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашында гражданнарны кабул итте. Шәһәр һәм район халкы "Ишегалды тренеры" проектын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү, спорт сәламәтләндерү үзәгенә хоккей мәйданчыгы өчен ясалма катлам бүлеп бирү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар һәм тәкъдимнәр контрольгә алынды, аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар һәм карарлар кабул ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International