«Оста куллар» клубына йөрүче балалар яраткан әниләре өчен открыткалар ясадылар

2019 елның 5 марты, сишәмбе

5 март көнне Мирный микрорайонының шәһәр мәдәният йорты «Оста куллар» клубына йөрүче балалар, үзләренең җитәкчеләре Мария Гарапшина белән берлектә, яраткан әниләре өчен открыткалар ясадылар. Бүләк ясау өчен алар төсле кәгазь, кайчы, картон, төсле карандаш, салфетка һәм клей кулланганнар. Түгәрәкчеләрнең барлык эшләре дә атна дәвамында шәһәр мәдәният йорты фойесында балалар халык иҗаты күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. 6 март көнне узачак концертта балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International