Зәй шәһәрендә район предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында шашка һәм шахмат буенча «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы узды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе
2019 елның 2 мартында "Энергия" стадионында Зәй муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында шашка һәм шахмат буенча "Сәламәтлек-2019" Спартакиадасы узды, анда Зәй ГРЭСЫ, "Динамо", "Аккурайд", "Техно", Зәй политехника көллияте, Башкарма комитет, Совет, физик культура, спорт һәм туризм, мәгариф идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе, "Зәй" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе катнашты. Шашка буенча «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасының шәхси нәтиҗәләре: I урын Медведев Г. Г. (Зәй ГРЭСы),II урын Байрашев П. А. ("Башкарма комитет, Совет, физик культура һәм туризм идарәсе),III урын Демидов Е. А. ("Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе , "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе); хатын-кызлар арасында :I урын Сәмигуллина Елена (Зәй ГРЭСЫ),II урын Гатина Лилия ("мәгариф идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе), III урын Кузьмина Елена ("Техно"). Команда нәтиҗәләре: I урын - "Зәй ГРЭСы"командасы, II урын - "Аккурайд" заводы командасы, III урын - мәгариф идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе"командасы. Шахмат буенча "Сәламәтлек-2019" Спартакиадасының шәхси нәтиҗәләре: I урын Утяганов А. И. ("Башкарма комитет, Совет, физик культура һәм туризм идарәсе"),II урын Маркелов Р. В. ("Динамо"),III урын Демидов Е. А. ("Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе; хатын-кызлар арасында :I урын Утяганова Римма Әкрәм кызы (мәгариф идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе), II урын Сәмигуллина Елена (Зәй ГРЭСы), III урын Кузьмина Елена ("Техно"). Команда нәтиҗәләре: I урын - "Зәй ГРЭС"командасы, II урын - Зәй политехника көллияте командасы, III урын - "Динамо" командасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International