Зәй балалары “Созвездие-Йолдызлык”ның быелгы зона турында да сынатмады

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Сарман районы Җәлил поселогында 2-3 мартта “Созвездие-Йолдызлык” телевизион балалар-яшьләр республикакүләм XIX иҗат фестиваленең зона туры үтте. Анда катнашкан 1100 бала арасында Зәй талантлары үзләренең югары дәрәҗәдә әзерлеген күрсәтте. “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә - Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас”, “Азаль” вокаль-хореография ансамбльләре төрле яшь категориясендә, бию төркемнәре арасында Лидия Нестягина җитәкчелегендәге “Улыбка” хореография коллективы, аерым башкаручылардан Александра Шишмагаева, Виктория Пузанкова, нәфис сүз осталарыннан Аэлита Ксенофонтова, Тамерлан Шәрәфиев беренче урыннарны яуладылар. Ә “Вокал-соло”да - Миләүшә Әгъләмова, Әлфия Сираева, Илсөяр Солтанова икенче, “Хореография”дә “Легенда” бию төркеме, “Вокаль ансамбльләр”дә “Радость” иҗат коллективы, аерым башкаручылардан Гөлназ Гыйлаева өченче урынны алдылар. Әлеге талантларыбыз барысы да апрель уртасында Казанда үтәчәк фестивальнең финал өлешенә чакыру алды. Шулай ук “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә - районыбызның Имәнлебаш авылыннан Илхан Гәрәев, “Иҗади эзләнү” номинациясендә нәфис сүз остасы Николай Миронов, “Магия” бию төркеме махсус призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International