Бүген Зәйдә яшәүче юбилярны котладылар

2019 елның 4 марты, дүшәмбе
Узган якшәмбедә Мәлем авылында яшәүче Пущаева Ульяна Ильинична үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны олы бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Николаева Фәнзия Нәгыйм кызы һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Юбилярлар хөрмәтенә матур теләкләр, яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International