Зәйдә аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы яңа кадрлар билгеләнеше белән таныштырды. Захарова Марина Ивановна-район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары итеп билгеләнде; Зинурова Гүзәл Халит кызы-район башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгеләнде; Кәмәлиев Фәргать Тәлгать улы-Зәй муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнде; Рәхимҗанов Руслан Галимхан улы - "Зәй" Агросәнәгать паркы җитәкчесе итеп билгеләнде; Ганске Александр Владимирович-Зәй УАД башлыгы итеп билгеләнде. Шулай ук районда оператив хәлләр, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, Зәй муниципаль районы территориясендә 2016-2018 елларда дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм 2019 елга планнар турында мәсьәләләр каралды.Район башлыгы контролендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше, (шул исәптән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында), районда мобилизация әзерлеге үткәрү, янгыннарны профилактикалау һәм авыл җирлекләрендә газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү, газ җиһазларын тикшерү үткәрү мәсьәләләре тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International