2019 елның 14 мартында хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта сәүдә объектларының террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү, аларны категорияләү һәм паспортлаштыру сроклары турында фикер алыштылар. Әлеге эшнең барышы турында сәүдә йортлары һәм шәһәрнең сәүдә үзәкләре вәкилләре хәбәр итте. Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләре хисапларын анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтү ясады. Ведомство карамагындагы территориядә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшенең торышы белән авыл җирлекләре башлыклары таныштырдылар.Утырышка нәтиҗәне комиссия рәисе - район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады. Анда район территориясендә куркыныч тудыручы факторларның таралуын киметүгә юнәлтелгән берничә карар кабул ителде.