Район башлыгы Р. Г. Кәримов ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының 11 нче утырышында катнашты

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының 11 нче киңәйтелгән утырышы узды, аның эшендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Утырыш республиканың үзмәшгуль эшкуарлары өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, үзмәшгульләр үсеше өчен сыйфатлы шартлар булдыру темалары буенча әңгәмә формасында узды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү буенча пилот проектында катнаша (4 мартка булган мәгълүматлар буенча, 4 128 кеше теркәлгән).Совет утырышы кысаларында шулай ук банклар белән эшләгәндә үзмәшгуль эшкуарлар өчен куркынычны киметү, үзмәшгульләр сыйфатында чит ил гражданнарын теркәү,үзмәшгульләрнең дәүләт сатып алуларында катнашуы,үзмәшгуль затларның юридик затлар белән хезмәттәшлеге,«Ак Барс» банкының үзмәшгуль эшкуарлар өчен мөмкинлекләре мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International