ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе
15-17 март көннәрендә спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» XVI авыл Спартакиадасы кысаларында, авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды (2 нче зона). Әлеге ярышлар Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре» XI җәйге авыл спорт уеннары финалында катнашу өчен сайлап алу туры булып тора. Ярышларда 15 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сарман районы командасы, 2 урынны Минзәлә районы командасы, 3 урынны Актаныш районы командасы алды.
14-16 март көннәрендә Рязань шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия Кубогы узды, анда 76 кг.авырлык категориясендә Романова Ольга 2 нче урынны , 76 кг. нан артык авырлык категориясендә Бусова Екатерина – 3 нче урынны алды. (тренерлары Салихов Р. Ф.).
16 мартта Яр Чаллы шәһәрендә А. Улеев истәлегенә багышланган грек-рим көрәш буенча егетләр арасында ачык шәһәр турниры узды, анда Корнилов Виктор 68 кг авырлык категориясендә 3 урынны алды. (тренеры Маврин Р. М).

Анда 110 кг. га кадәр авырлык категориясендә «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Сәхәбиев Альберт җиңүче булды (тренеры Минһаҗев А. Р.), Зәрипов Александр бронза медаль яулады (тренеры Хәйруллин И. Г.).

14-15 март көннәрендә 7 нче урта мәктәпнең спорт залында гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 нче сыйныф укучылары һәм кызлар арасында баскетбол буенча шәһәр Кубогы уеннары узды. Кызлар арасында беренче урынны 1 нче мәктәп, 2 урынны татар гимназиясе, өченче урынны 4 нче мәктәп командасы алды. Егетләр арасында беренче урынны 7 нче мәктәп, икенче урынны татар гимназиясе, өченче урынны 1 нче мәктәп командасы яулады.
Анна Алексеевна Дмитриева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре юбилярны зур бәйрәме белән котларга килделәр. Юбиляр хөрмәтенә матур теләкләр, яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

16
март, 2019 ел
шимбә
16 март көнне «Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 41 муниципаль район һәм 2 шәһәр округларыннан 180 хезмәткәр катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Васильев Павел, Уразайкин Петр, Вәлиева Гөлнара һәм Токмакова Татьяна кергән Зәй муниципаль районы җыелма командасы, составында республика карамагындагы һәм шәһәр округлары үзәге булган 1нче төркемдә, 2 нче гомумкоманда урынны алды.

2018 елның 27 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Татарстан Республикасында, Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәсендә «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кертү буенча пилот проектын 2019 елның гыйнварыннан алып 2028 елның декабренә кадәр үткәрү турында законнар пакетына кул куйды.

"Энергетик» мәдәният йорты бинасында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов турыдан-туры диалог форматында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашты.
Җомга киче, 2019 елның 15 марты күңелле вакыйга - "Яз, яз" мәктәп КВН лигасының беренче уены белән озакка истә калды. Анда районның гомуми белем бирү оешмаларының 8 командасы катнашты. Беренче уенның мәртәбәле кунаклары Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов һәм Саба районы башлыгы Р. Н. Миңнеханов булды. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: "Дүшәмбе балалары" 6нчы мәктәп командасы беренче урынны, Алексеевск урта мәктәбенең "Респект Лобачевский" командасы икенче урынны, 4нче мәктәпнең "Level UP" командасы һәм икенче мәктәпнең “Икенче аяк киеме “ командалары өченче урынны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International