«Яшьлек» боз сараенда Зәй муниципаль районы авыл мәктәпләре арасында хоккей буенча ярышларның финалы узды

2019 елның 15 марты, җомга
15 март көнне «Яшьлек» боз сараенда Зәй муниципаль районы авыл мәктәпләре арасында хоккей ярышларының финалы узды. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:1 урын-Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбе, 2 урын-Кадер төп гомуми белем бирү мәктәбе, 3 урын-Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе, 4 урын-Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе, 5 урын – Ю.Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбе, 6 урын-Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе. Шулай ук ярышларның иң яхшы уенчылары билгеләнде: Иң яхшы капкачы-Васильев Виталий (Кадер төп гомуми белем бирү мәктәбе);Иң яхшы сакчы-Иванов Андрей (Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе);Иң яхшы һөҗүмче-Егоров Тимур (Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе). Команданың иң яхшы уенчысы-Гыйниятов Нәфис( Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбе); Команданың иң яхшы уенчысы - Гатауллина Рания(Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе);Команданың иң яхшы уенчысы-Вәлиуллин Айназ (Ю. Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбе). Җиңүче командалар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.Командаларга 4, 5, 6 урыннар өчен грамоталар тапшырылды. Барлык командаларга да "Зәй крекер"дан татлы бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International