18 апрель-Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне), Бөтендөнья мәдәни мирасын саклауга игътибарны җәлеп итү максатыннан, ЮНЕСКО каршында оештырылган һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет Ассамблеясы тарафыннан 1983 елда билгеләнгән. Бөтендөнья мирас көнен бәйрәм итү кысаларында «Эко-стайл» командасы активистлары, Зәй политехник көллиятенең 1981,181 581 нче төркеме белән берлектә, Зәй муниципаль районының элеккеге башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев һәйкәле янында территорияне җыештырдылар. Әлеге парк шәһәр халкының һәм кунакларының иң яраткан һәм еш йөри торган урыннарының берсе булып тора. 2019 елның 20 апрелендә «Дуслык» яшьләр үзәге янындагы территориядә «Эко-стайл» командасы «Минем шәһәрдә- минем агачым" проекты буенча утыртылган чыршылар янында исемле такталар урнаштырдылар, шулай ук әлеге участокны чүп-чардан һәм коры үләннән җыештыру эшләре башкарылды.
15 апрельдән 21 апрельгә кадәр «Эко-стайл» командасы «Чәчәк атсын, минем Республикам!»" III Онлайн экоквестын үткәрү кысаларында беренче биремне үтәде. Бирем шәһәребезнең табигый объектлары белән бәйле видео-презентация төшерү белән тәмамланды. “Эко-стайл " районда инде өченче ел эшли, бу вакыт эчендә күп кенә файдалы социаль һәм экологик акцияләр, чаралар һәм эко-дәресләр гамәлгә ашырылды. Быел команданың Зәй политехник көллияте 1 курс студенты Ревина Кэйтлин җитәкчелегендә яңа составы бар. Экологик икеайлык кысаларында «Эко-стайл» командасы активистлары Зәй политехник көллияте студентлары арасында экологик культура пропагандалау буенча чаралар үткәрделәр. Зәй политехника көллияте территориясен матурлау өчен чәчәк орлыклары утырттылар, «Калдыкларга икенче тормыш» темасына экологик сәгать үткәрделәр, аның барышында активистлар студентлар белән чүп-чар һәм эшкәртелгән батарейкаларны җыю һәм эшкәртү барышында барлыкка килгән проблемалар турында фикер алыштылар, эшләнгән батарейкаларны җыю акциясенә старт бирделәр.
Ел саен апрель аенда китапханәләрдә кич утыру көне уздырыла. Үзәк балалар китапханәсендә ул быел Театр елы буларак “Әкияти тамаша” итеп уткәрелде. Балалар һәм аларның әти – әниләре бинага килеп кергән уңайга әкият патшабикәсе, йорт иясе һәм убырлы карчык биләмәләренә эләктеләр. Төрле тукталышларда мавыктыргыч биремнәр үтәп, ниһаят йорт иясе Кузьканың тылсымлы сандыгын эзләп табып, аның эчендэ нинди сер яшеренгәнен белүгә ирештеләр. Бу көнне лабиринт аша узу да, курчак театры тамашасы карау да, чәй өстәле артында тәм – томнар белән сыйлану да бик ошады сабыйларга.
19 апрель көнне Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй - 2 бистәсендә яшәүче Емелин Василий Петрович янында булдылар. Бу көнне фронтовик адресына шәһәр җитәкчелеге һәм анда катнашучылар исеменнән котлаулар яңгырады, тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләк тапшырылды. Клуб хезмәткәрләре ветеран хөрмәтенә сугыш еллары җырларын башкардылар, Василий Петрович үзенең яраткан "Рейдта", "Зәңгәр яулык", "Катюша” җырларын аеруча яратып тыңлады. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Василий Петрович шәһәр, республика һәм ил яңалыклары белән һәрдаим кызыксынып тора. Ул Татарстан Республикасы Президентына сугышта катнашучыларга даими игътибар күрсәткәннәре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.