Җиңү көне алдыннан Мирный бистәсе ветераны Татарстан Республикасы Президентыннан бүләк алды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе
Районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләкләр тапшыру дәвам итә. Бүген Зәй шәһәренең Мирный бистәсендә яшәүче Галәүетдинов Шәүкәт Шәрәп улы Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләк алды. Аны котларга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, "Мирный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе М. С. Гарапшина килде. Фронтовик исеменә барлык матур теләкләр яңгырады, шәһәр клубы хезмәткәрләре кадерле ветеран хөрмәтенә кечкенә генә концертта күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International