ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы булды. Депутатлар тарафыннан 2018 елда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджеты үтәлеше, 2018 елда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында, 2018 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль берәмлеге муниципаль милкендә булган күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны бастырып чыгару тәртибе турында», «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Контроль-хисап палатасы” муниципаль казна учреждениесе турындагы нигезләмә хакында, Зәй муниципаль районы Советының 2012 елның 20 гыйнварындагы 153 номерлы карарының аерым нигезләмәләренә Зәй шәһәр прокуратурасы протестын карау турында һәм башка сораулар каралды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектлары кабул ителде, алар Зәй муниципаль районы Советының чираттагы утырышы каравына чыгарылачак.

18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 18 апрельдә, Зәй муниципаль районында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына бүләкләр тапшырдылар. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барлыгы 158 бүләк тапшырылачак, шуларның 22се - сугышта катнашучыларга, инвалидларга, концлагерь тоткыннарына һәм 136ы - Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның тол хатыннарына биреләчәк.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру максатларында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту оештырылды. Аның кысаларында Зәй муниципаль районының 64 комиссиясе кадрлар составы укытылды. Укыту семинарларын Зәй муниципаль районының участок комиссияләре әгъзалары - Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбе базасында квалификация күтәрү буенча махсус курслар узган укытучылар үткәрде. Программа өч көндезге модульдән торды. Уку планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эш), эшлекле уеннар һәм низаглы хәлләрне хәл итү буенча тренинглар кертелгән иде. Укыту барышында комиссия әгъзалары «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасын кулландылар, ул һәрвакыт үз вакытында кирәкле норматив документлар булдырырга, тест узарга һәм укыту мәсьәләләре, яңалыклар, законнардагы үзгәрешләр һәм башкалар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.

Поповка авылы мәдәният йортында район мәдәният йорты муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе автоклуб хезмәткәрләре тарафыннан, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Тукай авыл буйлап сәяхәттә" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чара бөек шагыйрьнең биографиясе, балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башланды. Чара барышында экранда Габдулла Тукай фотолары белән видео-презентация дә күрсәтелде. Бәйрәм дәвамында тамашачылар өчен шагыйрьнең шигырьләре укылды, шулай ук автоклуб артистлары тарафыннан музыкаль номерлар башкарылды.

“Яшьләр” клубында волонтерлар яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Шулай ук алар "Яхшы куллар" хәйрия акциясендә катнашты, ул район авыл җирлекләренең күп балалы һәм аз керемле гаиләләре өчен киемнәр, уенчыклар, китаплар җыюны күз алдында тота. Чара ахырында барлык катнашучыларга истәлекле “Изгелек” эмблемасы тапшырылды.
2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының региональ сайлап алу этабы булган, «Нечкәбил» гаилә һәм ана булу матурлыгы XV Республика конкурсы узачак. Бу Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен оештырылучы ачык конкурс. Анда катнашучылар гаилә мәдәниятен, аның кыйммәтләрен, буыннар алмашлыгын, патриотизм, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтә ала, мәдәни һәм милли традицияләр, һөнәри горурлык һәм казанышлар турында сөйләү мөмкинлеге дә булачак. Нечкәбил» конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә ул киң масштаблы һәм кирәкле социаль-мәдәни проект, гаилә кыйммәтләре, халык гореф-гадәтләре матур күрсәтелә торган ачык мәйданчык булырга өлгерде инде. Конкурста җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булган ныклы гаиләләр чыгыш ясый. Әлеге чараның югары иҗтимагый әһәмиятен исәпкә алып, Зәй гаиләләренең дә конкурста катнашуларын сорыйбыз. Алардан «Нечкәбил-2019 " гаилә һәм ана булу матурлыгы XV Республика конкурсында катнашу өчен гаризалар электрон почта буенча кабул ителә. Аның адресы:: zai@tatar.ru. Элемтә өчен телефон: (85558) 7-20-68. Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://nechkebil.ru/

17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге 2019 елның 15 апреленнән 29 апреленә кадәр вакцинопрофилактика буенча тематик «кайнар линия» не 7-22-09 телефоны буенча үткәрү турында хәбәр итә.
“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында, эш бирүче белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында, “Зәй” катнаш авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (Зәй шәһәренең агросәнәгать паркы) рәисе һәм баш хисапчысы белән очраштылар. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәгенең төп бурычы булып эшче һөнәрләрен хезмәт базарына тарту маркетинг концепциясен тормышка ашыру тора. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева үзәк тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эш бирүчеләрнең бурычлары һәм хокуклары, мәшгульлек хезмәтенә мәгълүмат биреп бару, хезмәт базары торышы турында сөйләде. “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Агропарк рәисе Руслан Рәхимҗанов үз чиратында очрашуда катнашучыларга кооператив эшчәнлеге, аның мөһим урын тотуы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде, цехлар буйлап экскурсия оештырды. Маркетинг визиты нәтиҗәләре буенча кооперативта булган вакансияләр, аның икътисади торышы, чараларда катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат алынды, эш бирүчегә халыкның мәшгульлеге законнарын саклау, “Россиядә эш” порталы буенча эшләү турында аңлатылды.
17 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә иҗтимагый контроль мәсьәләләре буенча муниципаль иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлары өчен зона семинар-тренингы узды. Семинарда Зәй муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе, советның иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе катнашты.
2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен, «Кайнар линия» ачылачак.Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия"нең телефоны»: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-4062, (843) 236-89-15. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International