Зәйдә экологик икеайлык кысаларында "Парклар маршы" узды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

18 апрель-Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне), Бөтендөнья мәдәни мирасын саклауга игътибарны җәлеп итү максатыннан, ЮНЕСКО каршында оештырылган һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет Ассамблеясы тарафыннан 1983 елда билгеләнгән. Бөтендөнья мирас көнен бәйрәм итү кысаларында «Эко-стайл» командасы активистлары, Зәй политехник көллиятенең 1981,181 581 нче төркеме белән берлектә, Зәй муниципаль районының элеккеге башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев һәйкәле янында территорияне җыештырдылар. Әлеге парк шәһәр халкының һәм кунакларының иң яраткан һәм еш йөри торган урыннарының берсе булып тора. 2019 елның 20 апрелендә «Дуслык» яшьләр үзәге янындагы территориядә «Эко-стайл» командасы "Минем шәһәрдә- минем агачым " проекты буенча утыртылган чыршылар янында исемле такталар урнаштырдылар, шулай ук әлеге участокны чүп-чардан һәм коры үләннән җыештыру эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International