Зәй командасы баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 3 нче урынны һәм ТР укучылары Спартакиадасында үз төркемендә 1 нче урынны алды
2019 елның 22 апреле, дүшәмбе
18-21 апрель көннәрендә Спас районының Болгар шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда 9 команда катнашты. Зәй районы командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә 3 нче урынны һәм ТР укучылары Спартакиадасында үз төркемендә 1 нче урынны алды. Тренерлары Асадов К. Х. һәм Волков И. А. (1 урын Баулы районы командасы, 2 урын Аксубай районы командасы).
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.