ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Мәктәп яны участогының роле- үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур әһәмият уйный. Биредә балалар ничек кенә булмасын, башлангыч сыйныфлардан башлап файдалы хезмәт күнекмәләрен алалар, күп очракта табигать белән кызыксынуларын канәгатьләндерәләр, аның серләренә тирәнрәк төшенәләр, үзләренең танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр. Нәкъ менә монда- мәктәп яны участогында илнең төп байлыгы булган җиргә, хезмәткә мәхәббәт салына, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләнә. Мәктәп яны участогында укучылар үзләре барлык сезон эшләрен башкаралар: туфрак әзерләү, чәчү, үсентеләр утырту, агачларны агарту. Канатлы дусларыбыз турында да онытмыйлар, аларга күпләп сыерчык оялары ясыйлар.

24 апрель көнне М.Х.Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбендә «Үз чәчкәңне утырт» акциясе узды. Чараның максаты: балаларны һәм яшүсмерләрне актив табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, табигатькә кайгыртучан һәм сакчыл караш тәрбияләү. Һәр кеше планетабызны яшелләндерүгә үз өлешен кертә ала: агач утыртырга, чәчәкләр үстерергә.
24 апрель көнне 15 эшсез граждан социаль адаптация буенча тренингта катнашты. Дәүләт хезмәтен Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге оештырды.
Интернет, бүгенге көндә, тормыш белән шулкадәр тыгыз бәйле ,хәтта реаль һәм виртуаль дөньяларны аеруы да кыенлаша. Әлбәттә, компьютер бала өчен бик күп файда китерергә мөмкин-бу бәһасез мәгълүмат чыганагы, уку материалы, мавыктыргыч китаплар, фильмнар, бөтен дөнья буенча яңа дуслар табу ысулы. Тик медальнең кире ягы да бар: интернет белән артык мавыгу бәйлелек формалаштыруга китерергә мөмкин. Моның нәтиҗәсе - укуда яки эштә җитди проблемалар, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар, хәтта тышкы дөнья белән элемтәләрне тулысынча җимерүгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Шулай итеп, яшүсмерләргә интернет-бәйлелекне алдан кисәтү проблемасы аеруча актуаль булып тора. Шул максатны күздә тотып, 2019 елның 22 апрелендә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары һәм педагоглары интернет бәйлелекне профилактикалау буенча 5 мәктәпнең 5 нче һәм 6 нчы сыйныфында укучы 30 укучы өчен дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы 18 балигъ булмаган бала да катнашты. Дәрес барышында әңгәмәләр, рольле уеннар, конкурслар, викториналар, арт - терапия күнегүләре кулланылды. Беренчел профилактика укучыларның психик җайлашуын, аларның үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртуга, тере аралашуга уңай мөнәсәбәт булдыруга, компьютер бәйлелегенең билгеләре һәм аның нәтиҗәләре белән танышуга юнәлдерелгән.
23 нче апрельдә студент отрядларының шәһәр вожатыйлар осталыгы мәктәбе кысаларында, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина белән очрашу узды. Мәктәпнең оештыручылары Елена Владимировнаны очраклы гына чакырмадылар, ул яшь чакта студентлар педагогик отрядында вожатый булып эшләгән. Чара барышында шәһәр башлыгы урынбасары балаларга студент отрядлары хәрәкәтенә ничек килүе, сәламәтләндерү лагерьларында балалар белән эшләү кагыйдәләре, үзенең педагог булып эшләгән хезмәт юлы турында сөйләде. Булачак әйдаманнар бик күп күңел хатирәләре, шулай ук файдалы киңәшләр ишеттеләр. Балалар шулай ук ул чорда студентлар отрядларында булган традицияләр белән кызыксындылар. Әйдаманнар осталыгы мәктәбе 25 майга кадәр дәвам итәчәк, бу вакыт эчендә балалар теоретик өлешне өйрәнәчәкләр, белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада сынап караячаклар, имтихан тапшырачаклар, әңгәмә узачаклар һәм соңыннан гына үзләрен әйдаманнар дип атый һәм «Күңелле җәй» ишегалды лагеренда эшли алачаклар.
2019 елның 24 апрелендә администрациянең кече залында Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды, анда Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы территориясендә язгы һәм хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аны үткәрү барышында, 9 май көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар комплексы каралды һәм расланды. Гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чараларны Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы А. Н. Фәсхетдинов җиткерде. Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм пиротехника куллану тәртибе турында Зәй районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы И.А.Шәяхмәтов, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда терроризмга каршы яклануның торышы белән Зәй районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Р.Р. Фәртдинов таныштырды. Шулай ук утырышта районның мәгариф оешмаларында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эшен камилләштерү мәсьәләләре дә каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча терроризмга каршы комиссия рәисе - район башлыгы Р.Г.Кәримов чыгыш ясады.

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан башкалабыз Казанда тантаналы чара оештырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм җыелган кунакларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Зәйдән тантанага район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Якты Күл белән Яңа Спас җирлекләре башлыклары Зиннур Мөхтәров белән Анна Быля чакырулы иде. Җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да котлады. Муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле эшләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шушы көннәрдә 2 нче урта мәктәптә «Җир көне»нә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Әлеге чараның максатлары һәм бурычлары: кеше һәм табигать бәйләнешләре турында күзаллауны киңәйтү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, әйләнә-тирә дөньяга дөрес сакчыл караш тәрбияләү. Чарада барлыгы 502 кеше катнашты.
23 нче апрель көнне Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә 10 нчы тапкыр уңышлы гына региональ “Тукай укулары” укучылар фәнни-гамәли конференциясе узды. Беренче елларны бу чара шәһәр күләмендә генә үткәрелсә, соңгы 6 елда региондагы берничә шәһәр, район мәктәпләре катнашында уздырыла. Ел саен конференция Габдулла Тукайның туган көне алдыннан үткәрелә. Шунысы куанычлы: бу бәйгенең дуслары елдан-ел арта бара, катнашучылар саны да, географиясе дә шатландыра. Конференциянең чикләре дә киңәя: быел конференциягә Татарстанның 11 районыннан 289 гариза кабул ителде, шулар арасыннан 162 укучының эше 2 нче турга сайлап алынды. Конференция 11 юнәлештә оештырылды. “Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрүдә студентлар зур булышлык күрсәтә. Фәнни-гамәли “Тукай укулары” укучылар конференциясендә компетентлы жюри әгъзалары арасында Казан Федераль университетының, Алабуга, Яр Чаллы филиалы укытучылары, нефтехим, медицина, педагогик коллияте мөгаллимнәре, Кашапова Рәзимә Фәттах кызы - «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясе”нең “Зәй офыклары” журналисты, Илалтдинова Роза Хәмзә кызы - «Татмедиа» «Новый Зай» АҖ филиалы директоры - баш редакторы да бар иде. Алар укучыларның чыгышларын тыңладылар, сораулар бирделәр, балаларның эшләре белән таныштылар, җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр.

Яз-ул бакчачы һәм аларның мәшәкатьләре чоры. Мирный бистәсе бакчачылары бу көнне шәһәр мәдәният йортында үтүче "Планетабыз – дөньяның төп хәзинәсе" дигән мавыктыргыч акциядә катнашып, аны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр, табигый байлыкларны торгызуга үз белемнәрен, сәләтләрен һәм иҗат җимешләрен бирү турында фикер алыштылар. Чара барышында бакчачылар киләчәктә югары уңыш алу турында планнар кордылар, бакча эшләрен алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үсентеләрне утыртуның яңа ысуллары белән таныштылар. «Хатын-кызлар бәхете» берләшмәсе җитәкчесе Мария Гарапшина алар өчен мастер-класста үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International