Зәйдә эшсезләргә социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча чаралар узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе
24 апрель көнне 15 эшсез граждан социаль адаптация буенча тренингта катнашты. Дәүләт хезмәтен Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге оештырды. Әлеге хезмәт эшсез гражданнарның эш эзләүдә активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, ул үз-үзеңне тәкъдим итәргә өйрәтә. Белгечләр белдерүенчә, курсларда катнашучыларның үз көчләренә ышанычы арта, конкрет очракларда карарларны тизрәк кабул итәргә өйрәнәләр, яңа өлкәгә тизрәк кереп китә алалар. Шулай ук гражданнарның эшкә урнашуга комачау итүче төп проблемаларын ачыклау максатыннан, 22 һәм 23 апрель көннәрендә халык мәшгульлеге үзәгендә теркәлгән 7 кешегә психологик ярдәм күрсәтелде. Әйтергә кирәк, аларның алтысы пенсия яшенә җитеп килә, тагын бер гражданинның сәламәтлеге буенча чикләүләре бар. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге хезмәт профессиональ һәм социаль үсешне тоткарлап торучы психологик киртәләрне җимерергә, гражданнарның эшкә урнашу теләген арттырырга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International