Яз-ул бакчачы һәм аларның мәшәкатьләре чоры. Мирный бистәсе бакчачылары бу көнне шәһәр мәдәният йортында үтүче “Планетабыз – дөньяның төп хәзинәсе" дигән мавыктыргыч акциядә катнашып, аны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр, табигый байлыкларны торгызуга үз белемнәрен, сәләтләрен һәм иҗат җимешләрен бирү турында фикер алыштылар. Чара барышында бакчачылар киләчәктә югары уңыш алу турында планнар кордылар, бакча эшләрен алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үсентеләрне утыртуның яңа ысуллары белән таныштылар. «Хатын-кызлар бәхете» берләшмәсе җитәкчесе Мария Гарапшина алар өчен мастер-класста үткәрде.