Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә 10нчы тапкыр региональ “Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясе узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе
23 нче апрель көнне Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә 10 нчы тапкыр уңышлы гына региональ “Тукай укулары” укучылар фәнни-гамәли конференциясе узды. Беренче елларны бу чара шәһәр күләмендә генә үткәрелсә, соңгы 6 елда региондагы берничә шәһәр, район мәктәпләре катнашында уздырыла. Ел саен конференция Габдулла Тукайның туган көне алдыннан үткәрелә. Шунысы куанычлы: бу бәйгенең дуслары елдан-ел арта бара, катнашучылар саны да, географиясе дә шатландыра. Конференциянең чикләре дә киңәя: быел конференциягә Татарстанның 11 районыннан 289 гариза кабул ителде, шулар арасыннан 162 укучының эше 2 нче турга сайлап алынды. Конференция 11 юнәлештә оештырылды. “Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрүдә студентлар зур булышлык күрсәтә. Фәнни-гамәли “Тукай укулары” укучылар конференциясендә компетентлы жюри әгъзалары арасында Казан Федераль университетының, Алабуга, Яр Чаллы филиалы укытучылары, нефтехим, медицина, педагогик коллияте мөгаллимнәре, Кашапова Рәзимә Фәттах кызы - «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясе”нең “Зәй офыклары” журналисты, Илалтдинова Роза Хәмзә кызы - «Татмедиа» «Новый Зай» АҖ филиалы директоры - баш редакторы да бар иде. Алар укучыларның чыгышларын тыңладылар, сораулар бирделәр, балаларның эшләре белән таныштылар, җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International