Кадер мәктәбе укучылары мәктәп яны участогын җыештырдылар

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе
Мәктәп яны участогының роле- үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур әһәмият уйный. Биредә балалар ничек кенә булмасын, башлангыч сыйныфлардан башлап файдалы хезмәт күнекмәләрен алалар, күп очракта табигать белән кызыксынуларын канәгатьләндерәләр, аның серләренә тирәнрәк төшенәләр, үзләренең танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр. Нәкъ менә монда- мәктәп яны участогында илнең төп байлыгы булган җиргә, хезмәткә мәхәббәт салына, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләнә. Мәктәп яны участогында укучылар үзләре барлык сезон эшләрен башкаралар: туфрак әзерләү, чәчү, үсентеләр утырту, агачларны агарту. Канатлы дусларыбыз турында да онытмыйлар, аларга күпләп сыерчык оялары ясыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International