Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан башкалабыз Казанда тантаналы чара оештырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм җыелган кунакларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Зәйдән тантанага район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Якты Күл белән Яңа Спас җирлекләре башлыклары Зиннур Мөхтәров белән Анна Быля чакырулы иде. Җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да котлады. Муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле эшләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International