Бүген Агросәнәгать паркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда җирле фермерлар һәм башка товар җитештерүчеләр продукциясе (яшелчә, җиләк-җимеш, кондитер эшләнмәләре, агачлар һәм үсентеләр) кыйммәт булмаган бәяләрдән тәкъдим ителде. Шулай ук концерт программасы да оештырылган иде.
Әлеге проект безнең шәһәрдә 3 тапкыр тормышка ашырыла. Ветераннар һәм сугыштан кайтмаган барлык кешеләр истәлегенә зәйлеләр сугыш тәмамланганнан соң һәр тыныч көн өчен 27028 тапкыр кулга таянып җирдән күтәрелү һәм төшүне тәкъдим итәләр. Акциядә район башлыгы Разиф Кәримов һәм шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, эшче яшьләр, шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты.
9 май көнне "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм концерты булды. Зәйлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен сәхнәдә төрле башкаручылар чыгыш ясады. Башта тамашачылар «Бөек көн!», Бөек Җиңү!»,- дип исемләнгән бәйрәм концертын карадылар. Аннары «Визит» төркеме чыгыш ясады. Вокал-хореография ансамбльләре яшь башкаручыларын, «Азаль» һәм «Мирас» коллективларының «Созвездие»-«Йолдызлык-2019» фестивалендә җиңүчеләрен тамашачылар җылы каршы алды. Аннары алар игътибарына «Җиңүле май» исеме астында концерт тәкъдим ителде. Нәкъ 21.45 тә мәйданда тыныч күк өчен гомерләрен биргән- һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды. Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.
9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Зәй шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Җиңү Кубогы» на «Аҗаган-2019» хәрби-спорт уены узды. Уенның максатлары һәм бурычлары: яшь буынга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, егетләрне армия хезмәтенә әзерләү, иң көчле командаларны ачыклау иде. Ярышлар программасы 6 этапта үтте: 1. Аяк-кул сынган вакытта беренче медицина ярдәме күрсәтү. Зыян күрүчене 50 метрга күчерү, (бөтен команда). 2. Тездән мишень буенча граната ыргыту. Ераклык 20 метр. Граната авырлыгы 500 гр., (бөтен команда). 3. Противогаз кию һәм зарарланган җирлектә 100 метрны үтү, (бөтен команда). 4. Калашников автоматын җыю һәм сүтү. Һәр катнашучы сүтә, аннары команда җыя, (исәп гомуми башкару вакыты буенча). 5. Миналы басуны урнаштыру.(6 катнашучы, егетләр, эстафета). Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын -7нче һәм 2нче мәктәп; 2 урын - 3нче һәм 1нче мәктәп; 3 урын-6нчы һәм 4нче мәктәп укучылары, барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бүген Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» йөреше узды.