Зәйдә «Аҗаган-2019» интерактив уены узды

2019 елның 10 мае, җомга

9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Зәй шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Җиңү Кубогы» на «Аҗаган-2019» хәрби-спорт уены узды. Уенның максатлары һәм бурычлары: яшь буынга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, егетләрне армия хезмәтенә әзерләү, иң көчле командаларны ачыклау иде. Ярышлар программасы 6 этапта үтте: 1. Аяк-кул сынган вакытта беренче медицина ярдәме күрсәтү. Зыян күрүчене 50 метрга күчерү, (бөтен команда). 2. Тездән мишень буенча граната ыргыту. Ераклык 20 метр. Граната авырлыгы 500 гр., (бөтен команда). 3. Противогаз кию һәм зарарланган җирлектә 100 метрны үтү, (бөтен команда). 4. Калашников автоматын җыю һәм сүтү. Һәр катнашучы сүтә, аннары команда җыя, (исәп гомуми башкару вакыты буенча). 5. Миналы басуны урнаштыру.(6 катнашучы, егетләр, эстафета). Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын -7нче һәм 2нче мәктәп; 2 урын - 3нче һәм 1нче мәктәп; 3 урын-6нчы һәм 4нче мәктәп укучылары, барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International