Бүген Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» йөреше узды. «Үлемсез полк» - Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калу, үз тормышын кызганмыйча Ватан азатлыгы өчен көрәшкән һәр кешене искә алу акциясе ул. Елдан - ел 9 май көнне бәйрәм парадында катнашучы фронтовиклар саны кими, Бөек Ватан сугышы тарихта кала бара. Әмма безнең барыбыз өчен дә Бөек Ватан сугышының, якты киләчәгебез бәрабәренә башларын салган бабаларыбызның батырлыгы онытылмавы мөһим. Зәй урамнары буйлап «Үлемсез полк» та 3 меңнән артык кеше узды. Колонна башында район башлыгы Р. Г. Кәримов, аның урынбасары В.Г. Акатьев һәм башка рәсми затлар атлады. Үз гомерләре бәрабәренә тыныч күк йөзе бүләк иткән якыннарының фоторәсемен һәркем югары һәм горур күтәреп бара. Үз ата-бабаларының батырлыгын хәтерләгәннәр «Үлемсез полк» сафларында катнашып, һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр сала алды. Моның өчен махсус теркәлү кирәк түгел. Акциядә катнашу өчен фронтовик -туганыңның фотосурәте белән транспарант ясарга гына кирәк иде