«Юл әлифбасы»

2019 елның 10 мае, җомга
Бүген Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ялчыгол скверында балалар белән, уен формасында юл билгеләре һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, табышмаклар да әйтелде. Алар зур кызыксыну белән, юллардагы төрле хәлләрне чишүдә актив катнаштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, викторина сорауларына дөрес җавап бирделәр. Барысы да рәхәтләнеп «Урмандагы һәлакәт» дигән курчак тамашасын карадылар. Балаларны шулай ук, алар кагыйдәләрне җентекләп белә ала торган китаплар белән таныштырдылар.Әлеге чара дәвамында скверда күңелле музыка һәм балалар көе яңгырап торды, ә үтеп баручылар балалар уеннарына һәм аларның шатлыклы йөзләренә карап елмайдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International