Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе
"Җиңү безнең йөрәкләрдә". Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында узган тантаналы митинг шулай аталган иде. Ул «Без илне бергә күтәрдек» театральләштерелгән тамашасы белән ачылды. Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм митингка җыелганнарга рәхмәт һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «11600 зәйле Ватанны сакларга фронтка киткән, алар Сталинград сугышында, Курск дугасында, Көнчыгыш Европа һәм Берлин өчен барган сугышларда катнашканнар. 2 якташыбыз – Григорий Федорович Ларионов һәм Николай Иванович Майков Советлар Союзы геройлары, ә Алексей Афанасиевич Васильев Солдат Даны Орденының тулы кавалеры исемен яулаган. 2800 кеше сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. 7410 зәйле сугыш кырларында башларын салган. Сугышта катнашкан солдатлар сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүген Зәй муниципаль районында Җиңү көнен бары тик 19 Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 концлагерь тоткыны, 546 тыл хезмәтчәне, 158 фронтовикның тол хатыны каршы ала. Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Чын йөрәктән Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телим. Язгы кояшның җылысы барыгызга да бәйрәм кәефе бүләк итсен, якыннарыгызның кайгыртуы йөрәкләрегезне җылытсын! Күгебез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч булсын! Бөек Җиңү көнен белән!». Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөрәҗәгате белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы чыгыш ясады. Аннары котлау сүзе Зәй шәһәренең хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка, Аксар авылында яшәүче тыл ветераны Фәйрүзә Миңнуллинага бирелде, яшьләр исеменнән политехник көллият студенты Фоат Сираҗиев чыгыш ясады. Зәйлеләр һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр, гирляндалар, кәрҗиннәр куйдылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз