9 май көнне "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм концерты булды. Зәйлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен сәхнәдә төрле башкаручылар чыгыш ясады. Башта тамашачылар «Бөек көн!», Бөек Җиңү!»,- дип исемләнгән бәйрәм концертын карадылар. Аннары «Визит» төркеме чыгыш ясады. Вокал-хореография ансамбльләре яшь башкаручыларын, «Азаль» һәм «Мирас» коллективларының «Созвездие»-«Йолдызлык-2019» фестивалендә җиңүчеләрен тамашачылар җылы каршы алды. Аннары алар игътибарына «Җиңүле май» исеме астында концерт тәкъдим ителде. Нәкъ 21.45 тә мәйданда тыныч күк өчен гомерләрен биргән- һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды. Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.